Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Татарча пицца

Йомшак кына итеп камыр басабыз һәм утыз минутка кабарырга калдырабыз. 500 г онга: ярты стакан сөт, бер йомырка, 50 г маргарин, 1-2 аш кашыгы көнбагыш мае, бер аш кашыгы каймак, бер аш кашыгы шикәр комы, 10 г коры чүпрә, чама белән тоз. Камырны табага тигезләп җәябез. Тавык итен озынча итеп...

Йомшак кына итеп камыр басабыз һәм утыз минутка кабарырга калдырабыз.
500 г онга: ярты стакан сөт, бер йомырка, 50 г маргарин, 1-2 аш кашыгы көнбагыш мае, бер аш кашыгы каймак, бер аш кашыгы шикәр комы, 10 г коры чүпрә, чама белән тоз.

Камырны табага тигезләп җәябез. Тавык итен озынча итеп турыйбыз һәм камыр өстенә тезәбез. Борыч, тоз сибәбез, аджика сөртәбез.
Суганны ярымбоҗралап турыйбыз - икенче кат итеп тезеп куябыз.
Өченче кат - ярымбоҗра итеп киселгән помидор. Кыярны юка гына итеп телемлибез дә дүртенче кат ясыйбыз. Майонез сылыйбыз.
Өчпочмак формасындагы сыр кисәген телемнәргә кисәбез һәм пиццаның өстен каплыйбыз. Сырга да майонез сылыйбыз. Тәмләткечләр сибәбез (әлеге очракта - киптерелгән петрушка, укроп, тавык ите өчен тәмләткечләр сиптек).
200 градуска кадәр кызган мичкә 35-40 минутка куябыз.

1 Пицца өсте өчен: тавыкның ак ите, ике помидор, бер баш суган, 1-2 тозлы кыяр, аджика, майонез, 300 г сыр, тәмләткечләр, тәменчә тоз, борыч.

Фәния Гайнановадан рецепты

http://watan.su/ash-bulmase

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined хатын – кызлар бәйрәме