Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

Пылау пешерү рецепты

500-600 г дөге; 400 г ит; урта зурлыктагы 3-4 баш суган; урта зурлыктагы 5-6 кишер; зира, кинза орлыклары; кайнаган су; тоз. Эш тәртибе: Казанны кыздырып, май салабыз. Суганны юка гына итеп ярым боҗраларга турап, көчле утта алтынсу төскә кергәнче кызартабыз. Аннары туралган ит салып кыздырабыз һәм өстенә киледә уылган зира...

500-600 г дөге; 400 г ит; урта зурлыктагы 3-4 баш суган; урта зурлыктагы 5-6 кишер; зира, кинза орлыклары; кайнаган су; тоз.

Эш тәртибе:
Казанны кыздырып, май салабыз. Суганны юка гына итеп ярым боҗраларга турап, көчле утта алтынсу төскә кергәнче кызартабыз. Аннары туралган ит салып кыздырабыз һәм өстенә киледә уылган зира һәм кинза орлыкларын сибәбез, тоз кушабыз. Бераздан кишер өстибез һәм тагын 5-7 минут тотабыз. Кишерне каплап, су агызабыз һәм уртача кызулыктагы утта 15 минутка калдырабыз. Су кайнап чыккач, җылы һәм аннары кайнар суда юылган дөге салабыз. Утны көчәйтәбез. Дөгене, болгатмыйча, кашык белән тигезлибез. 5 минуттан соң дөгене казан кырыйларыннан бераз күтәреп куябыз. Агач кашык белән тишекләр ясыйбыз. Тагын 5 минуттан соң, тыгызлап, капкач белән каплыйбыз. Капкач кырыйларына дымлы тастымал җәеп салсагыз да була. Салмак утта 30 минут тотабыз.
Пылау пешергәндә, суганны да, кишерне дә, майны да кызганмагыз - тәмле булуның бөтен сере шунда!
"Сабантуй" журналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: суган пылау пешерү рецепты кишер дөге

2
X