Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сезнең өчен, хатын-кызлар

БӘЙРӘМ СЫЕ - ҮРДӘК

Мастер-классыбызның бүгенге хуҗасы - Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илдус ГАБДРАХМАНОВ. Безнең егетләребез булдыра алмаган эш бармыни соң ул?! Сәхнәдә генә түгел, өр-яңа фатирларының иркен, матур аш бүлмәсендә дә ут уйнатты Илдус абый. «Үрдәк пешереп күрсәтәм мин сезгә, - диде яраткан артистыбыз. - Моңарчы үрдәк пешереп караган...

Мастер-классыбызның бүгенге хуҗасы - Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Илдус ГАБДРАХМАНОВ. Безнең егетләребез булдыра алмаган эш бармыни соң ул?! Сәхнәдә генә түгел, өр-яңа фатирларының иркен, матур аш бүлмәсендә дә ут уйнатты Илдус абый. «Үрдәк пешереп күрсәтәм мин сезгә, - диде яраткан артистыбыз. - Моңарчы үрдәк пешереп караган юк иде әле, берочтан үзем дә өйрәнермен. Гади генә түгел, кәләпүшле үрдәк ул!» Шаярткан гынадыр инде ул, бер дә пешергәне булмаса, моның кадәр тәмле итеп әзерли алмас иде. Үрдәк телеңне йотарлык килеп чыкты.

Кирәк:

* үрдәк;

* 1 айва;

* 1-2 алма (әчерәк, катырак булсын);

* бер уч караҗимеш;

* сарымсак;

* тоз-борыч,

* ярты лимон.

Бизәр өчен:

* төрле төстәге татлы борыч;

* яшел тәмләткечләр;

* ярты авокадо;

* 3-4 караҗимеш.

Эш барышы:

Үрдәкне юып, суын саркытабыз, эчен-тышын тоз белән ышкыйбыз.

Сарымсакны пресс белән изеп яки вак угычтан уып, үрдәк түшкәсенә сылыйбыз.

Алма белән айваны эрерәк кисәкләргә турыйбыз, караҗимешне яхшылап юабыз. Барысын бергә аралаштырып, сыйган кадәр үрдәк эченә тутырабыз.

Үрдәкнең эчен җеп белән тарттырып тегәбез. Агач таякчыклар белән генә эләктереп куйсагыз да була.

Лимонны урталай бүлеп, үрдәк өстенә ярты лимон сутын сыгабыз, һәр ягын шуның белән ышкыйбыз.

Үрдәкне полиэтилен җиңгә (рукав) тыгып, баш-башларын яхшылап бәйлибез, өстен бер-ике җирдән энә белән тишкәлибез.

Үрдәкне ике сәгатькә 180 градус кызулыктагы мичкә тыгабыз. Өсте көярлек булса, бераздан мичне азрак кысабыз. Үз шулпасында тәмле булып изрәп пешә ул.

Инде үрдәгебезне матурлап табынга бирү хәстәрен күрик.

Ник дисәгез, бу - бәйрәм сые, табынның бизәге булсын.

Зур матур тәлинкәгә салат яфраклары тезеп чыгабыз. Аның өстенә боҗралап туралган татлы борыч, телемләп туралган авокадо, укроп белән кыяклы суган тезәбез. Борыч боҗраларын караҗимеш белән бизибез. Тәлинкә уртасына бөтен көйгә үрдәкне куябыз. Аны табынга чыккач кына өлешләргә бүләчәкбез.

Соусны исә кечкенә касәгә салып, һәр кешенең янына куялар. Бәйрәмнәрегез ямьле, ашларыгыз тәмле булсын!

Үрдәк итенең тәмен ачып җибәрү өчен (хәер, теләсә кайсы ит белән дә килешә), нарат җиләгеннән соус ясыйк. Булгач, булгач, ресторандагыча булсын.

Кирәк

* 300 г нарат җиләге (брусника);

* 300 г шикәр комы;

* 1 әфлисун;

* 1 лимон;

* 4 данә канәфер;

* 4 борчак хуш исле борыч;

* 2 чәй кашыгы дарчин (корица).

Эш барышы:

Нарат җиләген юып, суын саркытабыз. Җиләкнең яртысын алып калып, калганын блендерда издерәбез.

Калган җиләкне һәм шикәр комын кушып янә яхшылап туглыйбыз.

Әфлисунның кабыгын вак угыч белән кырып, җиләк янына кушабыз. Әфлисун сутын да блендерга өстибез.

2 аш кашыгы лимон суты, 2 чәй кашыгы дарчин өстәп, барысын бергә соңгы кат туглыйбыз да, утка чыдам савытка салып, плитә өстенә куябыз. Әледән-әле болгаткалап торабыз. Кайнап чыга дигәндә, уттан алабыз.

http://www.syuyumbike.ru/hatyn-kyz-galeme/ash-su/vtoroe?id=1605#step1


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined