Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Җырлый-җырлый ярыштылар

Район үзәк больницасында зур бәйге оештырып, район конкурсының җиңүчеләре дип танылдылар. Анда җиде хезмәткәр катнашты. Любовь Андрущакевич һәм Гүзәл Локманова - иң яхшы шәфкать туташлары. Район үзәк больницасының төрле бүлекләрендә, поликлиникада, фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт куючы бу медицина хезмәткәрләре, үз эшләрендә генә түгел, аш-су пешерүдә дә, сәхнәдә дә бик булдыклылар, уен-көлкегә...

Район үзәк больницасында зур бәйге оештырып, район конкурсының җиңүчеләре дип танылдылар. Анда җиде хезмәткәр катнашты.


Любовь Андрущакевич һәм Гүзәл Локманова - иң яхшы шәфкать туташлары.

Район үзәк больницасының төрле бүлекләрендә, поликлиникада, фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт куючы бу медицина хезмәткәрләре, үз эшләрендә генә түгел, аш-су пешерүдә дә, сәхнәдә дә бик булдыклылар, уен-көлкегә дә бай икән.

Әмма, билгеле, конкурста катнашучыларның иң беренче чиратта һөнәри осталыкларын а бәя бирелде.

Ничектер сүлпәнрәк башланган бәйге тора-бара кызып китте. Залда утыручы тамашачылар да активлаштылар, конкурсанткаларны дәртләндереп, киңәшләрен яудырдылар. Монда һәр катнашучының ярдәм итү төркеме дә оешкан. Алар читтән көч биреп утыру белән генә чикләнмәделәр, ә хезмәттәшләре белән бергә чыгыш ясадылар, җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бүген хәтта кайбер врачлар да сәхнәгә чыкты.

- Мин мондый бәйгедә беренче тапкыр катнашам,- ди Лашман фельдшер-акушерлык пунктында 20 елдан артык эшләүче Җәмилә Шәйхетдинова. - Бик ошады. Ел да үткәрсеннәр иде, монда башкалар белән аралашасың, тәҗрибә уртаклашасың.

Шәфкать туташларына, фельдшерларга да мондый чаралардан куркып тормаска, катнашырга киңәш итәм. Жюри әгъзалары да, минемчә, безгә гадел бәя бирделәр.

Сүз уңаенда, Җәмилә - район фельдшерлары вәкиле, өченче урынга лаек булды. Поликлиникадан хирургия кабинеты шәфкать туташы Ләйсән Миронова - икенче.

Стационарның хирургия бүлегендә эшләүче Гүзәл Локманова һәм гомумпрактика врачының шәфкать туташы Любовь Андрущакевич - беренчеләр, җиңүчеләр.

Алар икесе дә тәҗрибәле хезмәткәрләр. Гүзәл Исхак кызы Шентала медицина училищесын тәмамлаган, 1996нчы елдан бирле район үзәк больницасында, 2009нчы елдан хирургия бүлегендә эшли. Любовь Викторовна Бөгелмә училищесында һөнәр үзләштерә. Район больницасына 2000нче елда эшкә урнашкан.

Конкурска Илүзә Сәгыйрова (балалар бүлеге), Мәдинә Мөхетдинова (терапия бүлеге), Венера Гыйләҗевалар да (йогышлы авырулар бүлеге) бик җитди әзерләнгәннәр.

-Мондый чаралар коллективны берләштерә, талантларны ачыкларга да ярдәм итә, - ди район үзәк больницасының баш врачы, жюри рәисе Гайсә Сәгыйров. - Арабызда искиткеч сәләтле кешеләр-белгечләр бар икән.

- Безгә җиңүчеләрне билгеләргә бик авыр булды. Чөнки, күреп торасыз, кызлар барысы да әзерлекле, тәҗрибәле. Мин һәрберегезгә рәхмәтемне җиткерәм.

Җиңүчеләргә, катнашучыларга да акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Автор фотолары.

Бу бәйгедән күбрәк фоторәсемнәрне фотогалерея бүлегендә карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined район конкурсы