Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Өшүдән сакланыйк

Чып-чын суыклар, ниһаять, безгә дә килеп җитте. Мондый көннәрдә табиблар һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урамда озак йөрмәскә, ерак юлларга чыкмаска киңәш итә. -Кеше өшесә тиресе аклы-зәңгәр төскә керә; температураны, кагылуны һәм авыртуны сиземләве бетә яки кискен кими; бөтен тән туңганда кеше сүлпәнләнә, тирә-юньгә ваемсыз, тире капламнары төссез, салкын...

Чып-чын суыклар, ниһаять, безгә дә килеп җитте. Мондый көннәрдә табиблар һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре урамда озак йөрмәскә, ерак юлларга чыкмаска киңәш итә.


-Кеше өшесә тиресе аклы-зәңгәр төскә керә; температураны, кагылуны һәм авыртуны сиземләве бетә яки кискен кими; бөтен тән туңганда кеше сүлпәнләнә, тирә-юньгә ваемсыз, тире капламнары төссез, салкын була, пульсы ешая, артериаль басымы кими, тән температурасы 36 градустан түбән була,- ди үзәк больница врачы Юлия Варкичева. - Иң башта өшегән кешене җылы бүлмәгә алып керергә кирәк. Өшегән җирнең җылынуы эзлекле рәвештә, әкрен, күбесенчә пассив булырга тиеш. Өшегән җирләрне куллар, тукыма , спирт белән һәм бигрәк тә кар белән уарга ярамый! (Моңа охшаган рецептлар халык арасында һаман да кулланылалар).Зыян күргән кешене җылы юрганга төрергә (бөтен тән туңганда) яки өске тукымаларның вакытсыз җылынуын булдырмас өчен өшегән җиргә салкынны һәм җылыны үткәрми торган мамыклы-марлялы бәйләвечне (7 катлам) куярга кирәк. Андый бәйләвечне куллану организмның гомуми җылынуын тәэмин итеп, өшегән урынның тышкы җылынуын берничә тапкырга акрынайтырга булыша.Әгәр кул яки аяк өшесә, аларны ваннада, суның температурасын 20 дән 40 градуска кадәр акрынлап күтәреп һәм 40 минут буе җиңел генә массажлап торып җылытырга мөмкин. Зыян күрүчегә күп итеп җылы эчемлек - мәсәлән, татлы чәй бирәләр. Тынычландыру өчен медикаментлардан авыртуны ала торган (анальгин) һәм кан тамырларын киңәйтүче чараларны (эуфиллин, но-шпа яки никотин кислотасы), шулай ук валерьяна яки пустырник төнәтмәсен (5-10 тамчы) куллану кирәк.

Врачлар урамга чыкканда җылы итеп киенергә киңәш итәләр. Кием кысан булмасын, бер җылы кием кигәнче, берничә кием кию дөресрәк. Битне шарф белән капларга. Урамда озак торырга туры килсә, гел хәрәкәтләнергә. Ерак юлга чыксагыз, җылы киемнәр, одеял, кайнар чәй алыгыз. Көрәк ише кораллар да гел машинада йөрсен. Урамда тәмәке тартудан тыелып торырга, спиртлы эчемлекләр эчкән килеш тә суыкка чыгу тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined салкын