Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кан басымы кинәт төшеп китсә...

Кан басымы ир-егет­ләрдә — 100/85, ә хатын-кызларда 95/65тән түбән икән, бу кан басымының түбән булуын аңлата.

Өйдә дәваланганда иң файдалысы — кан тамырларын чыныктыру. Моның өчен көн саен иртән дымлы тастымал белән тәнне яхшылап ышкып сөртенергә кирәк.

Җилләтелгән бүлмәдә, яки саф һавада 5-7 минут чамасы күнегүләр ясау да файдалы.

Коры каты щетка белән бөтен гәүдәгә массаж ясау, каты чәй, каһвә эчү дә ярдәм итә. Ләкин кофеинлы эчемлекләрне артык күп эчү йөрәк эшчәнлегенә начар йогынты ясый.

Кан тамырларын лимонник, женьшень, шалфей яхшырта. Даруханәдән алар­ның әзер төнәтмәсен сатып алып, ашаудан ярты сәгать алда, иртән һәм төшке аш вакытында, бер стакан суга 20 тамчы тамызып эчәргә киңәш ителә. 2-3 атна эчкәч, бер ай ял итәргә кирәк. Дәвалану курсы шул ук дозаларда кабатлана.

Мөмкин кадәр күбрәк җәяү йөрергә, йөзү белән шөгыльләнергә, җәен велосипедта йөрергә, кышын чаңгыда шуарга киңәш ителә.

Витаминнарга бай яшелчә, җиләк-җимешне, бигрәк тә кишер, лимон, кара миләш, гөлҗимешне, йомырка, балык уылдыгы, сыер бавырын рационга ешрак кертергә кирәк.

kiziltan.ru

Фото pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X