Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Чирмешәндә – морг, Ульяновкада ФАП төзелә

    Район үзәк больницасындагы инфекция бүлегендә койка-урыннар кыскартылу сәбәпле, поликлиника каршындагы ул урнашкан бинага балалар бүлеге күчерелә. Больницаның баш врачы Рафаэль Габдрахманов сүзләренә караганда, балалар бүлеген аерым бинага урнаштыру кечкенә пациентлар өчен дә, медицина хезмәткәрләренә дә уңайлы булачак. Ә калган бүлекләрдә быел аерым үзгәрешләр яки кыскартулар көтелми. - Әлегә кадәр больница...

    Район үзәк больницасындагы инфекция бүлегендә койка-урыннар кыскартылу сәбәпле, поликлиника каршындагы ул урнашкан бинага балалар бүлеге күчерелә.

    Больницаның баш врачы Рафаэль Габдрахманов сүзләренә караганда, балалар бүлеген аерым бинага урнаштыру кечкенә пациентлар өчен дә, медицина хезмәткәрләренә дә уңайлы булачак. Ә калган бүлекләрдә быел аерым үзгәрешләр яки кыскартулар көтелми.
    - Әлегә кадәр больница бинасында булган морг өчен дә аерым бина төзелә,- ди район үзәк больницасы баш врачы Рафаэль Хәмзә улы. - Блок-модульле заманча бинага больница территориясендә үк фундамент салына. Тагын бер блок-модульле бина - ФАП Ульяновка авылында корыла.

    Автор фотосы.

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: