Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешәндә малайлар да, бабайлар да ярышты

Традиция буенча, быел да мөселман яшьләре арасында спартакиада үткәрелде. Физкультура-сәламәтләндерү комплексында узган ярышларда тугыз мәхәлләдән 100ләп кеше катнашты. Бик яхшы әзерлек белән килгән Кара Чишмә ир-егетләренә монда тиңнәр булмады, алар - беренче. Түбәнкәминкәлеләр, күршеләреннән берничә баллга гына калышып, икенче булдылар, ә кармышлар - өченче. -Бәркәтә һәм Утыз Имән авылларыннан катнашучылар...

Традиция буенча, быел да мөселман яшьләре арасында спартакиада үткәрелде. Физкультура-сәламәтләндерү комплексында узган ярышларда тугыз мәхәлләдән 100ләп кеше катнашты.

Бик яхшы әзерлек белән килгән Кара Чишмә ир-егетләренә монда тиңнәр булмады, алар - беренче. Түбәнкәминкәлеләр, күршеләреннән берничә баллга гына калышып, икенче булдылар, ә кармышлар - өченче.
-Бәркәтә һәм Утыз Имән авылларыннан катнашучылар күбәү булмаса да, аларның бирегә килә алулары да яхшы, - ди ярышларны оештыручыларның берсе Шәүкәт Хәйруллин. - Хәтта Әлмәт районының Түбән Абдул авылыннан да команда катнашты.
Мөселман ир-егетләре җиде спорт төре буенча көч сынашты. Яшүсмерләр мини-футбол уйнады, "Бабай, малай давай! Давай!" эстафетасында бабайлар да малайлар да сынатмады. Ир-атлар өстәл теннисы уйнадылар, суда йөзделәр, дротик та аттылар, турникта тартылдылар, аркан да тарттылар. Алар сәламәт тормыш рәвеше яклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы физкультура мөселман спартакиадасы минифутбол