Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Чирмешән бабайлары яшьләрдән калышмый

Район мөхтәсибәте оештырган мөселманнар спартакиадасында Чирмешәннән 74 яшьлек Солтан Хәлиуллин 16 килограммлы герне 75(!) тапкыр һавага чөйде. Әлеге бәйгедә яшьләр генә түгел, олы яшьтәге мәчет картлары да үзләренең көчләрен сынады. -Өйдә гер күтәрмәсәм дә, һәр көнне гантельләр белән шөгыльләнәм, гимнастика ясыйм, - ди 63 тапкыр гер күтәргән 63 яшьлек Габбас...

Район мөхтәсибәте оештырган мөселманнар спартакиадасында Чирмешәннән 74 яшьлек Солтан Хәлиуллин 16 килограммлы герне 75(!) тапкыр һавага чөйде. Әлеге бәйгедә яшьләр генә түгел, олы яшьтәге мәчет картлары да үзләренең көчләрен сынады.

-Өйдә гер күтәрмәсәм дә, һәр көнне гантельләр белән шөгыльләнәм, гимнастика ясыйм, - ди 63 тапкыр гер күтәргән 63 яшьлек Габбас Мортазин (Туймәт).
Спорт уеннарына район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов старт бирде. Бисмилла белән башланган эш һәрвакыт уңышлы тәмамлана.
Спартакиадада җиде авылдан килгән 130лап кеше катнашты. Дин юлындагы райондашларыбыз йөзү, кул көрәше, гер күтәрү, аркан тарту, өстәл теннисы, волейбол һәм мини-футбол буенча да осталыкларын күрсәттеләр. Һәр спорт уенында һәм командалар арасында иң-иңнәр ачыкланды.
Җиңүчеләргә бүләкләр алуда район мөхтәсибәте, авыл мәхәлләләре, эшмәкәрләр - Рифкать Хәммәтгалимов, Роза Бәдретдинова, Булат Латыйпов, район җитәкчелеге ярдәм иткән.
-Соңгы вакытларда дин юлындагы яшьләребез республика күләмендәге спорт уеннарында да еш катнаша башлады, уңышларыбыз да начар түгел, - ди район мөхтәсибе Минсәгыйрь Миншин. - Тагын да югарырак үрләр яулау өчен даими күнегүләр кирәк. Хәзер спорт сөюче дини яшьләребез физкультура - сәламәтлендерү комплексына, атнага ике көн, күнегүләргә йөри алачак.
Өстәл теннисында, аерым һәм эстафета йөзүендә дә алдынгылыкны бирмәгән Түбән Кәминкә командасы гомум команда беренчелегендә дә беренче булды. Волейболда, кул көрәшендә беренче һәм икенче, өстәл теннисы, мини-футбол, аркан тартышуда да, көчлеләрдән бераз гына калышып, утызимәнлеләр икенче урынны яуладылар.
60 килограммга кадәр һәм 60 килограммнан авырраклар арасында да гер күтәрү буенча Чирмешән егетләре иң көчле булды, бу спорт төрендә икенче урынны да чирмешәнле яулап, командалар арасында өченче булдылар.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан мәчет Спартакиада башланды