Көн темасы рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәндәге ярминкәгә җырчылар да килгән
Бәйрәмнәр уңаеннан, Чирмешәндә узган ярминкәгә халык агылды гына. Товар сатучылар да күп иде. Казлар, күркәләр, бозаулар, балык, гөмбә, ит, кәбестә дисеңме - барын да алып килгәннәр. Казлар сайлап алырлык, күп. Кармыштан Таһир Гатин әле генә бер түшкәне урнаштырды. 1300 сум торырлык, казлары зур, кызыктырып, үзләрен үзләре мактап тора диярсең. 100...
-
Чирмешән муниципаль районы башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшинның котлавы
Чирмешән муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм безнең республиканың дәүләт бәйрәме - кабул ителүенә быел 25 ел булган Татарстан Конституциясе көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Без тату һәм үзара килешеп яшәгәндә, тыныч тормыш, иҗади хезмәт һәм алга таба уңышлы үсү...
-
Чирмешәнлеләр, район газетасына заказ бирүчеләр күп түгел әле
Әлегә райондашларыбыз, 2018 елның беренче яртысында алдыру өчен, 2800 данә газета-журналга заказ карточкасы тутырганнар, бу планга (12,5 мең) карата 22 процент кына. Заказларның 44 проценты, ягъни 1320 карточка "Безнең Чирмешән" - "Наш Черемшан" район газетасына. Матбугатка язылу дәвам итә. Гөлсирә Шәрифуллина фотосы Безнең сайтта укыгыз: Чирмешәнлеләр, салым түләү өчен бер...
-
Чирмешәнлеләр, салым түләү өчен бер ай вакыт калды
Октябрь аенда халыкка 2016 ел өчен милек салымын түләүгә квитанцияләр килә башлады. Район буенча 22 миллион 400 мең сум салым җыелырга тиеш, шуның 14 миллионы - транспорт салымы, 2 миллион 300 мең сумы - милек, ә 5 миллионнан күбрәге - җир салымы. Аны 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк. Октябрьнең соңгы...
-
Чирмешәнгә нәрсә җитми?
Район үзәгендә дә, авылларда да ел саен нәрсә дә булса төзелә, үзгәртеп корыла. Шулай да еллар узган саен нинди дә булса яңа проблема туа, халыкка нәрсәдер җитми, бу табигый хәл. Бүгенге сорашуыбыз да шул хакта. Ирина Кузнецова (Ивашкино): - Авылыбызның мәктәбенә дә, балалар бакчасына да капиталь ремонт уздырдылар, хәзер барлык...
-
Чирмешән районында чыгарылыш класс укучыларының ял итәргә вакыты юк
Бу уку елында районда 11нче класста белем алучы - 113, 9нчы класста укучы 260 егет һәм кыз өчен "Соңгы кыңгырау" яңгыраячак. Үткән уку елында 11нче классны - 108, 9нчыны 246 укучы тәмамлады. Быел иң зур чыгарылыш Чирмешән лицеенда булачак - 9нчы, 11нче классларда 34әр укучы белем ала. Иске Үтәмештә быел...
-
Чирмешәнлеләр Казанда очрашты
Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Чирмешән якташлар җәмгыятенең очрашуы турында, мөгаен, бик озак сөйләрләр, анда катнашкан һәркемнең күңелендә бары тик матур хатирәләр генә сакланыр. Бу көнне чыгышлары белән Чирмешәннән булган, бүген аннан читтә яшәүче якташларыбыз һәм районыбыздан да барган зур делегация - җитәкчеләр, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре,...
-
Чирмешән районының кайбер хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую эше соңга кала
Ел саен авыл хуҗалыгы оешмалары арасында авыл хуҗалыгы техникасын һәм тагылма агрегатларны кышкы саклауга кую буенча бәйге уза. -Бүген районның кайбер җәмгыятьләрендә техниканы кышкы саклауга кую буенча актив эш башланды, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Радик Назыйров.- Ләкин күпчелек хуҗалыклар бу мөһим эшкә...
-
Чирмешән районында тагын 24 мең гектар җир эшкәртәсе бар
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә әлегә 27 мең гектар, ягъни тиешленең яртысыннан чүт кенә күбрәк җир эшкәртелгән. "Чирмешән Агрохезмәтләре", "Агропродукт", "БиоАГРО", "Ильхан" җәмгыятьләрендә бу агротехник чара соңга кала, быел үтәлеп тә бетмәү куркынычы бар. Әле тагын бер мең гектарда шикәр чөгендере алырга кирәк, алынганы - 950 гектар. Быел әлеге культура гектардан...
-
Чирмешәндә православие оешмалары җитәкчеләре киңәште
Районның православие оешмалары җитәкчеләре район башлыгы белән очрашулар уздыру матур гадәткә керде. Дини оешма вәкилләре шушы көннәрдә мөһим мәсьәлә - 2015 елдан бирле райондагы православие дин йортларында уздырылган ремонт һәм үзгәртеп кору эшләре турында сөйләштеләр. Әлеге киңәшмәдә ТР Президентының Эчке сәясәт департаментның дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча дәүләти-конфессиональ...
-
Чирмешәндә Татарстан Конституциясенең 25 еллыгына багышланган чара узды
Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгын билгеләп үтү кысаларында район Советы бинасында авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре җитәкчеләре, хезмәткәрләре катнашында зур чара узды. Очрашуга килүчеләр алдында республиканың Конституция суды судьясы Фәридә Рәхим кызы Волкова чыгыш ясады. ТР Конституциясен кабул итү тарихы, алшартлар һәм структурасы турында сөйләде. Татарстан Конституциясе -...
-
Чирмешәндә археологларга, галимнәргә эш күп әле
Чирмешән районында тарихи әһәмияткә ия кырыклап һәйкәл - объект бар. Аларның кайберләре бөтенләй диярлек өйрәнелмәгән, тикшерелмәгән. Гомумән, район территориясендә археологларга, тарихчыларга эш күп. Бездә тарихи - беренче төбәк фәнни-практик конференциядә билгеләп узылганча, Татарстанның көньяк-көнчыгышында тарихи-мәдәни мирас ныклап өйрәнүне, саклауны сорый. Моны ничек эшләргә, эзләнүләрне кайсы юнәлешләр буенча үткәрергә? Конференциядә катнашкан...
-
Яшәүче укучылары үз мәктәпләренә кайтты
26 йортлы әлеге поселок укучылары быелгы уку елын мәдәният йортында башладылар һәм, ниһаять, үз мәктәпләренә кайттылар. Биредә капиталь ремонт төгәлләнде дә. -Кызыбыз Энҗе үз мәктәпләрен бик сагынды, - ди әнисе Рузалия Латыйпова. Энҗегә һәм монда укучы дүрт малайга һәм кызга яңартылган бинада менә дигән шартлар тудырганнар. 30 ел элек щитлардан...
-
Чирмешәнлеләр акциядә катнашып, телевизор ота ала
2018нче елның беренче яртысына "Татмедиа" басмаларына язылучыларны төрле бүләкләр көтә. "Подписка өчен - телевизор!" акциясенең төп бүләге, билгеле, телевизор булачак. Акциядә катнашучылар "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте нәшер итүче кимендә өч басмага язылырга тиеш (2018нче елның кимендә алты аена). Язылу квитанцияләренең нөсхәләрен, адресыгызны, исем-фамилиягезне күрсәтеп, "Акция" дип тамгалап, почта аша түбәндәге адреска...
-
Чирмешән районында тонна-тонна гошер сәдакасы җыелган
13 тонна яшелчәне башкаладагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгенә озатканнар, Казанның 1000 еллыгы мәдрәсәсенә дә бер тонна нигъмәт әзерләп куйганнар. Әлмәтнең кызлар мәдрәсәсенә - алты, малайлар мәдрәсәсенә җиде тонна көзге байлыкны үзләре килеп алганнар. -Гошер сәдакасы җыюда барлык авыллар да актив катнашты, хәтта Чумачка, Якты Тау, Яшәүче, Әмир кебек кечерәк авыллар да...