Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районының 2018нче елга бюджеты ачык тыңлауларда каралачак

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллинның "Чирмешән муниципаль районының 2017 елдагы социаль-икътисадый Фараз үтәлеше һәм 2018-2019 елларга Фараз хакында" мәгълүматны тыңладылар. Депутатлар әлеге документның киләсе еллар күрсәткечен расладылар, шул ук вакытта, җирле үзидарә органнары, оешмалар һәм предприя­тиеләр җитәкчеләренә аларны үтәү буенча чаралар...

Көн тәртибендәге беренче мәсьәлә буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Әһлиуллинның "Чирмешән муниципаль районының 2017 елдагы социаль-икътисадый Фараз үтәлеше һәм 2018-2019 елларга Фараз хакында" мәгълүматны тыңладылар. Депутатлар әлеге документның киләсе еллар күрсәткечен расладылар, шул ук вакытта, җирле үзидарә органнары, оешмалар һәм предприя­тиеләр җитәкчеләренә аларны үтәү буенча чаралар күрү бурычы куелды. Билгеле, экономияләү турында да онытмау зарур.

Район бюджеты нинди керемнәрдән формалашачак, средстволарны нинди максатларда кулланылу ниятләнә - боларга финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин анализ ясады. 2018 елга район бюджетының тулаем керем күләме 581 миллион 981 мең сум дип күзаллана. Бюджет дефицитсыз, ягъни керемнәр чыгымнарга тәңгәл. Депутатлар бюджет хакында фикер алыштылар һәм аны беренче укылышта хуплау һәм 4 декабрь көнне сәгать 9да балалар сәнгать мәктәбендә узачак ачык тыңлауларга чыгару хакында карар кабул иттеләр.

Район Советының даими комиссиясе ачык тыңлауларда һәм фикер алышуларда әйтелгән тәкъдимтеләкләрне искә алып, карар проектына үзгәрешләр кертәчәк һәм аннан соң бу документ Советның чираттагы утырышында каралачак.

Район Советы утырышында "Татарстан Республикасының Чирмешән муниципаль районы" муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында"гы мәсьәләгә кагылышлы карар проекты да беренче укылышта хупланды. Әлеге карар проекты буенча да 4 декабрьдә сәгать 10да балалар сәнгать мәктәбе бинасының актлар залында халык тыңлаулары узачак.

Район Советы утырышына юкка гына мәктәп директорларын һәм балалар бакчалары мөдирләрен дәшмәгәннәр иде: көн тәртибенә "Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларның сәламәтлеге хакында"гы мәсьәлә дә бар иде. Район үзәк больницасы врач-педиатры Саимә Абдрәшитова бу юнәлештә даими һәм конкрет эш алып баруны таләп итүче проблемаларны атады. Әлеге уңайдан кабул ителгән карарның үтәлешен контрольдә тоту район Советының торак мәсьәләләре, социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт буенча даими комиссиясенә йөкләнде. Утырышны район башлыгы, район Советы рәисе урынбасары Миләүшә Батыршина алып барды.

Кадыр Гомәров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Шешминка врачлык амбулаториясенә Бәркәтәдән дә киләләр

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/18212

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районының 2018нче елга бюджеты ачык тыңлауларда каралачак