Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районына авыл хуҗалыгы белгечләре кирәк

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә, ел башыннан, 300 кеше эш эзләп мөрәҗәгать иткән. Әлеге якташларыбызның 184се эш тапкан. Тагын 88 кеше эш эзләүче буларак үзәктә исәптә тора, шуларның 85се эшсезлек буенча пособие ала. Шул ук вакытта халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 120 вакансия тәкъдим итә. Бу исемлектән күренгәнчә,...

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә, ел башыннан, 300 кеше эш эзләп мөрәҗәгать иткән. Әлеге якташларыбызның 184се эш тапкан. Тагын 88 кеше эш эзләүче буларак үзәктә исәптә тора, шуларның 85се эшсезлек буенча пособие ала.

Шул ук вакытта халыкны эш белән тәэмин итү үзәге 120 вакансия тәкъдим итә. Бу исемлектән күренгәнчә, районда авыл хуҗалыгы белгечләренә кытлык сизелә: авыл хуҗалыгы предприятиеләренә югары белемле 18 белгеч кирәк, эшчеләргә дә сорау бар.

Ел дәвамында үзәк аша 25 кеше өстәмә һөнәр үзләштергән. Алар каравылчыга, буровойларга хезмәт күрсәтүче электромонтерга, газ һәм нефть табу буенча операторга, бульдозерчыга, бораулаучы (бурильщик) ярдәмчесенә, заправкалау станциясе операторына документлар алганнар. 9 кеше Нурлат аграр техникумы филиалы базасында пешекче һөнәре үзләштерә. Болар арасында бала тәрбияләү буенча декрет ялында булган, баласына 3 яшь тулмаган ике әни кеше дә өстәмә һөнәр ала.

Мөмкинлеге чикле кешеләрне эшле итү өчен дә үзәк киңкырлы эш алып бара. Алар аша бирелүче субсидия хисабына мөмкинлеге чикле өч якташыбыз быел үз эшен башлап җибәргән, бер кеше документлар әзерли. Алар халыкка өй эшләрен башкару, тегү һәм ремонт, мебель ясау буенча хезмәт күрсәтәләр, документлар тутыруда ярдәм күрсәтүче эшмәкәр дә булачак. Үзәк оешмаларга субсидия (72 мең 690 сум) биреп тә мөмкинлеге чикле кешеләргә эш урыны булдырырга ярдәм итә. Шул программа буенча ике кеше эшкә урнашкан, тагын ике кешегә эш урыны әзерләнә.

Җәй айларында яшүсмерләр дә үзәк аша вакытлыча эш тапкан, 90 малай һәм кыз район оешмаларында хезмәт куеп акча эшләп алган.

Бу программалар киләсе елда да эшләячәк.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Кыйммәтле дарулар урынына - сарымсак

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/18145

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined авыл хуҗалыгы Безнең районда белгечләре кирәк Чирмешән районына