Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндә православие оешмалары җитәкчеләре киңәште

Районның православие оешмалары җитәкчеләре район башлыгы белән очрашулар уздыру матур гадәткә керде. Дини оешма вәкилләре шушы көннәрдә мөһим мәсьәлә - 2015 елдан бирле райондагы православие дин йортларында уздырылган ремонт һәм үзгәртеп кору эшләре турында сөйләштеләр. Әлеге киңәшмәдә ТР Президентының Эчке сәясәт департаментның дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча дәүләти-конфессиональ...

Районның православие оешмалары җитәкчеләре район башлыгы белән очрашулар уздыру матур гадәткә керде. Дини оешма вәкилләре шушы көннәрдә мөһим мәсьәлә - 2015 елдан бирле райондагы православие дин йортларында уздырылган ремонт һәм үзгәртеп кору эшләре турында сөйләштеләр.


Әлеге киңәшмәдә ТР Президентының Эчке сәясәт департаментның дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча дәүләти-конфессиональ мөнәсәбәтләр идарәсе бүлегенең баш киңәшчесе, безнең район кураторы Альберт Дирзизов та катнашты.

Безнең районда тугыз чиркәү, бер гыйбадәт йорты һәм бер часовня эшли.

Шешминканың Димитрий Солунский чиркәвендә инде берничә ел төзекләндерү эшләре бара. Иганәчеләр ярдәме белән дин йортының түбәсе ябылды, куполлар урнаштырылды, ишек-тәрәзәләр куелды, газ үткәреп, блок-модульле котельный куйдылар. Әлеге объект тапшыруга әзер. Бинанага җылы үткәргечләр сузып, идәннәрен җылытасы бар. Җылы бинада әкренләп башка эшләрне башкарырга да мөмкин булачак. Бу эшләргә Әлмәттән Шәфәгать Тәхаутдинов кына да өч миллионга якын акча биргән, Наумовлар һәм Улаевлар гаиләләре 100 мең сумнан 400 мең сум күләмендә ярдәм иткәннәр, авыл халкы, пенсионерлар да үз өлешләрен керткән.

Түбән Кармалка авылының Никольский чиркәвендә күзәтү камералары урнаштырылган, электр үткәргечләре сузылган. Алда күләмле эш башкарасы бар - газ үткәреп, җылы үткәргечләр сузарга кирәк. Бу эшләргә 2 миллион 500 мең сумнан артык акча кирәк.

Свобода, Липки, Сотников поселокларының ташландык хәлдәге зиратлары тирәсе койма белән тотып алынган. Әккәрәйдәге зиратка да керү юлы ясалган. Халык соравы буенча район үзәк больницасында, өлкәннәр һәм инвалидлар йортында гыйбадәт кылу өчен бүлмәләр булдырылды.

Чирмешәндәге Михаил Архангел храмының бер өлешен диндарларга тапшыру өчен документлар әзерләнә. Бүген бинада ремонт бара: стеналар агартыла, ишекләр, керү юллары ясала. Җылы һәм су үткәргечләр яңартылган, алтарь өлешендә идән җәелгән. Биредә беренче службаны 21 ноябрьдә Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пармен катнашында уздырырга ниятләп торалар.

-Дини оешмалар җитәкчеләре рус милли-мәдәни җәмгыяте белән берлектә хәйриячелек акцияләре уздыралар, христиан бәйрәмнәрендә концертлар оештыралар, яшь буын арасында төрле тәрбияви эшләр алып баралар, - ди район башлыгы киңәшчесе Әмир Могыйзов. - Тик әле бу юнәлештә эшлиселәр байтак. Безнең чиркәүләребез тулы көченә эшләми, дин йортына йөрүчеләр аз.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы провославие динендәгеләрнең 24 ноябрьдә узачак өченче форумына делегатлар сайланды. Анда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин җитәкчелегендә тугыз кеше катнашачак.

Кадрия Гамирова фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Казанка авылында берәүне әнисен үтерүдә гаеплиләр

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17861

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined җитәкчеләре киңәште Православие оешмалары