Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәндәге ярминкәгә җырчылар да килгән

Бәйрәмнәр уңаеннан, Чирмешәндә узган ярминкәгә халык агылды гына. Товар сатучылар да күп иде. Казлар, күркәләр, бозаулар, балык, гөмбә, ит, кәбестә дисеңме - барын да алып килгәннәр. Казлар сайлап алырлык, күп. Кармыштан Таһир Гатин әле генә бер түшкәне урнаштырды. 1300 сум торырлык, казлары зур, кызыктырып, үзләрен үзләре мактап тора диярсең. 100...

Бәйрәмнәр уңаеннан, Чирмешәндә узган ярминкәгә халык агылды гына. Товар сатучылар да күп иде. Казлар, күркәләр, бозаулар, балык, гөмбә, ит, кәбестә дисеңме - барын да алып килгәннәр.


Казлар сайлап алырлык, күп. Кармыштан Таһир Гатин әле генә бер түшкәне урнаштырды. 1300 сум торырлык, казлары зур, кызыктырып, үзләрен үзләре мактап тора диярсең. 100 баш чамасы үскәннәр.

-Казларны әти суя, әни йолкый, әле әбигә дә эш табыла, - ди Әлмәттә һөнәр алучы Таһир Ильяс улы. -Кошларыбызга ризыкны пешереп тә ашаттык.

Чистай якларыннан 9-10 килолы тере күркәләр алып килгәннәр (килосы 180 сум тора), суелганы, йолкынганы да бар (килосы 230 сум).

-Ярминкәгә килгән саен суелган каз алам, - ди Әмирдән Таһир Зыятдинов. -Симерткән, йолкыган, бәясе, кыйммәт түгел. Менә бүген дә моннан иң зур товар - каз белән китәбез.

Ярминкә мәйданында бу юлы мәдәният хезмәткәрләре дә актив булдылар: берәүләр җыр җырлап дәртләндерсә, икенчеләр гөмбә, суган, сөт ише ризыклар белән сату иттеләр. Товарлары арасында нибары 200 сумга йорт куяны да бар. Район мәдәният йортыннан, авыллардан килгән хезмәткәрләрнең чыгышлары, гомумән, бәйрәмгә ямь өстәде.

Ярминкәдә тәкъдим ителүче башка кайбер әйберләрне кабат барлыйк әле: йорт җиһазлары, бал, алма, жом, он, хәлвә, бавырсак, май, кондитер ризыклары, кием-салым, көнкүрештә кирәк-ярак, җимешләр... Санап бетерерлек түгел, бәлки киләсе ярминкәгә үзегез килерсез, үзегез күрерсез.

Автор фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Bell-407 вертолеты һәлакәткә очраган урыннан фотолар пәйда булды

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/18095

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined җырчылар Безнең районда да килгән ярминкәгә Чирмешәнддәге