Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләргә салым түләү өчен ике атна вакыт калды

10,11 ноябрьдә салым инспекциясендә "Ачык ишекләр көне" узды. 10 ноябрьдә - 18 сәгатькә, 11 ноябрьдә 15 сәгатькә кадәр аларның ишекләре ябылмады. Бу көннәрдә салым инспекциясенең Чирмешән участогына дистәләгән халык килеп үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алган. -Без һәр клиентка салымны кемнәр һәм нинди срокларда түләргә кирәклеге, муниципаль берәмлектәге ставкалар, ташламалар турында...

10,11 ноябрьдә салым инспекциясендә "Ачык ишекләр көне" узды. 10 ноябрьдә - 18 сәгатькә, 11 ноябрьдә 15 сәгатькә кадәр аларның ишекләре ябылмады. Бу көннәрдә салым инспекциясенең Чирмешән участогына дистәләгән халык килеп үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алган.

-Без һәр клиентка салымны кемнәр һәм нинди срокларда түләргә кирәклеге, муниципаль берәмлектәге ставкалар, ташламалар турында тәфсилләп аңлаттык. Килүчеләрнең күпчелеге салым түләү турындагы белешмә кәгазе алды, шәхси кабинетка керү өчен пароль сораучылар да булды, ташламаларга ия гражданнар да мөрәҗәгать итте, - ди салым инспекциясенең район участогы баш дәүләт салым инспекторы Рәмилә Мөхәммәтшина. - Салым түләү срогы азаеп бара. Аны ташламалар буенча кабат санату өчен күпмедер вакыт кирәк, ә 1 декабрьдән соң түләнмәгән салым өчен пеня үсә.

Район буенча физик затларга 24 миллион 122 мең 943 сум салым исәпләнгән, бүгенге көнгә, атна башына шуның 35 проценты гына түләнгән (2016 ел өчен). Бу юнәлештә Түбән Кармалка һәм Иске Котыш авыл җирлекләре бик яхшы эшли, алар инде тиешленең 67 процентын, ә туймәтлеләр 60 процентын җыйганнар. Кармышта бу күрсәткеч 18 процент кына.

Райондагы салымның иң күп өлеше (14 миллион 749 мең сум) - транспорт салымы, аның әле 29 проценты гына түләнгән. Бу яктан да Иске Котыш һәм Туймәт авыл җирлекләренең күрсәткечләре яхшы, Кармыш артта.

Район буенча алганда 5 миллион 902 мең сум җир салымы җыелырга тиеш, бүгенгә аның 48 проценты тупланган. Түбән Кармалка авыл җирлегендә яшәүче халык җир салымының 92 процентын түләгән дә, ә менә Югары Кәминкә авыл җирлегендә бу күрсәткеч, пай өчен һаман акча түләмәү сәбәпле, 16 процент кына. Районда физик затларга 3 миллион 471 мең 943 сум милек салымы исәпләнгән, әле аның бер миллионнан артыгы гына түләнгән.

Салым түләү өчен ике атнадан да ким вакыт калып бара, ашыгырга кирәк, сораулар туганда салым инспекциясенең район участогына мөрәҗәгать итәргә була. Участок сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә 19 сәгатькә кадәр эшли, һәр айның икенче һәм дүртенче шимбәсендә аның ишекләре 13 сәгатькә кадәр ачык була.

Гүзәл Шәфикова фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Вак акча кире әйләнешкә кайта

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/18228

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined көн темасы чирмешәнлеләргә вакыт калды ике атна салым түләү