Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән муниципаль районы башлыгы, Совет рәисе Фердинат Дәүләтшинның котлавы

Чирмешән муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм безнең рес­публиканың дәүләт бәйрәме - кабул ителүенә быел 25 ел булган Татарстан Конституциясе көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. Без тату һәм үзара килешеп яшәгәндә, тыныч тормыш, иҗади хезмәт һәм алга таба уңышлы үсү...

Чирмешән муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм безнең рес­публиканың дәүләт бәйрәме - кабул ителүенә быел 25 ел булган Татарстан Конституциясе көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.

Без тату һәм үзара килешеп яшәгәндә, тыныч тормыш, иҗади хезмәт һәм алга таба уңышлы үсү өчен булган шартларны бергәләп саклаганда гына көчлебез. Бу бәйрәмнәр халкыбызның төп рухи кыйммәтләрен - туп-
ланганлыкны, патриотизмны, яхшылыкка һәм гаделлеккә омтылуны гәүдәләндерә. Без - уртак тарихи язмышы
һәм уртак киләчәге булган халык. Безнең бурычыбыз да бер - иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны саклау һәм илебезнең куәтен арттыру.

Бәйрәмнәрне без иҗади хезмәт шартларында каршы алабыз. Алар безнең өчен мәрхәмәтлелек, киң күңеллелек, кайгыртучанлык бәйрәмнәре булып, туган районыбызның, республикабызның чәчәк атуы хакына барлык уй-теләкләребезне тормышка ашыруга ярдәм итсеннәр.

Бәйрәм уңаеннан, хөрмәтле чирмешәнлеләр, барыгызга да тормыш дәрте, үз көчеңә ышаныч, гаилә иминлеге, тынычлык һәм бөтен эшләрегездә уңышлар телим.

Бәйрәмнәр белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined котлавы Фердинат Дәүләтшинның башлыгы Чирмешән муниципаль районы Совет рәисе