Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районының кайбер хуҗалыкларында техниканы кышкы саклауга кую эше соңга кала

Ел саен авыл хуҗалыгы оешмалары арасында авыл хуҗалыгы техникасын һәм тагылма агрегатларны кышкы саклауга кую буенча бәйге уза. -Бүген районның кайбер җәмгыятьләрендә техниканы кышкы саклауга кую буенча актив эш башланды, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Радик Назыйров.- Ләкин күпчелек хуҗалыклар бу мөһим эшкә...

Ел саен авыл хуҗалыгы оешмалары арасында авыл хуҗалыгы техникасын һәм тагылма агрегатларны кышкы саклауга кую буенча бәйге уза.


-Бүген районның кайбер җәмгыятьләрендә техниканы кышкы саклауга кую буенча актив эш башланды, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Радик Назыйров.- Ләкин күпчелек хуҗалыклар бу мөһим эшкә әле һаман керешмәделәр. Техниканы, эштән бушаган комбайннарны, тракторларны ГОСТ таләпләренә туры китереп саклауга куярга кирәк. Техникага сакчыл карарга кирәклеге хакында "Чирмешән агрохезмәтләре" җәмгыятенең "Югары Кармалка" бүлекчәсе базасында узган семинарда да сүз булды. Бу аңлашыла, авыл хуҗалыгы машиналарының бәясе гел арту ягында бит. Шуңа урыннарда сакчыллыкка игътибар арта. Булган техниканы даими рәвештә яңартып, төзекләндереп тоту зарур.

Техниканы чистартырга, юарга, гидрошлангларны, каешларны, аккумуляторларны, кыйммәтле узелларны, механизмнарны салдырырга кирәк. Комбайннарны, чапкычларны, чәчкечләрне, культиваторларны терәкләргә куярга, көпчәкләр җиргә тиеп торырга тиеш түгел (пружиналарга йөкләнеш аз булырга тиеш), аларны агарту сорала. Тутыккан урыннар булса, буярга. Әлеге таләпләр бик гади, аларны үтәү техниканың файдалану вакытын шактый арттырырга мөмкинлек бирә.

Кадыйр Гомәров фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

Татарстанда булган юл һәлакәтендә зыян күргән 6 кеше хастаханәдә, берсе авыр хәлдә

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17842

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районының эше соңга кала саклауга кую техниканы кышкы кайбер хуҗалыкларында

2
X