Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешәнлеләр Казанда очрашты

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Чирмешән якташлар җәмгыятенең очрашуы турында, мөгаен, бик озак сөйләрләр, анда катнашкан һәркемнең күңелендә бары тик матур хатирәләр генә сакланыр. Бу көнне чыгышлары белән Чирмешәннән булган, бүген аннан читтә яшәүче якташларыбыз һәм районыбыздан да барган зур делегация - җитәкчеләр, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре,...

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында Чирмешән якташлар җәмгыятенең очрашуы турында, мөгаен, бик озак сөйләрләр, анда катнашкан һәркемнең күңелендә бары тик матур хатирәләр генә сакланыр.


Бу көнне чыгышлары белән Чирмешәннән булган, бүген аннан читтә яшәүче якташларыбыз һәм районыбыздан да барган зур делегация - җитәкчеләр, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре, үзешчән сәнгать вәкилләре "Чирмешәнлеләр" якташлык җәмгыяте оешуның 25 еллыгын зурлап билгеләп үттеләр.

-Бүген республика башкаласында утызлап якташлык җәмгыяте исәпләнә. 25 ел элек аны беренчеләрдән булып нәкъ чирмешәнлеләр оештырды. Якташлык җәмгыятенең беренче рәисе итеп Мидхәт Шәрифуллин сайланды, - диде үзенең сәламләү сүзендә әлеге очрашуда катнашкан якташыбыз, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров. - Җәмгыятьнең төрле вакыты булды: актив эшчәнлек алып барган чорлары да, бераз сүлпәнәеп торган еллар да. Быел башкалада яшәүче чирмешәнлеләр яңа җитәкче сайладылар - Рушания Сәүбанова энергияле, актив кеше, бу эшне җанландырып җибәрде. Бүген биредә җыелуыбыз да очраклы түгел. Кәрим Тинчурин исемендәге театрда озак еллар якташыбыз, талантлы артист Наил Шәйхетдинов хезмәт куйды. Кайчандыр чирмешәнлеләр бу бинаны "безнең штаб-квартира" дип йөрттеләр.

Бүгенге кичә дә Лашманда туып үскән, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдиновка багышлаган китапны тәкъдим итүдән башланды.

"Мин сәхнәдә -рухани" исемле истәлекләр китабын тагын бер якташыбыз, бүгенге кичәне алып баручы, Кара Чишмә авылы егете Илдар Кыямов язган.

Наил Шәйхетдинов 51 ел эшләү дәверендә сәхнәдә төрле характерлы образлар иҗат иткән талантлы артист иде. Кичәдә катнашкан хезмәттәшләре, дуслары, туганнары Наил абыйны җылы сүзләр белән искә алдылар, аның турында истәлекләр белән уртаклаштылар, спектакльләрдән өзекләр күрсәттеләр. Бүген чирмешәнлеләр сәхнәдә Наил абыйның кызы, Галиәскар Камал театры артисты Миләүшә Шәйхетдинованың да уйнавын күрә алдылар, аның катнашында спектакльдән өзек карадык.

Бәйрәм тантанасы фойедан ук башланды дип була. Бу көнне театр Чирмешәнне хәтерләтте, бирегә туган ягыбызның бер кисәген алып килгәннәр диярсен. Мәгариф, мәдәният учреждениеләре, спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлек, китапханәләр, мемориаль үзәк, туган як тарихы музее, балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре күргәзмәләр тәкъдим иттеләр, кунаклар өчен чәй өстәлләре дә әзерләгәннәр, төрледән-төрле камыр ризыклары да пешереп килгәннәр.

Чирмешән районында төрле милләт вәкилләре бер зур гаилә булып, бер-берсенең гореф-гадәтләрен, йолаларын, бәйрәмнәрен, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, бергә эшләп, бәйрәм итеп, үзара дус, тату яши. Бүгенге чарада да район үзешчәннәре татар, рус, чуваш, мордва телләрендә җырлар башкардылар.

-Элек мондый очрашуларны ешрак үткәрәләр иде, -ди 50 ел элек Чирмешәннән киткән, бүген Казанда гомер итүче Зәки абый Мортазин. - Бүгенге чарага да чакыру алгач, рәхәтләнеп килдем. Туганнарны, дусларны очратып сөйләшү- үзе бер гомер. Без бит туган ягыбызны сагынып яшибез. Кызганыч, гел кайтып та булмый. Якташлык җәмгыятьләре читтә яшәүчеләр белән кече ватаныбыз арасында элемтәләрне ныгыта. Форсаттан файдаланып, әлеге очрашуны оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә.

Район делегациясен җитәкләгән район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина да үз чыгышында әлеге очрашуны оештыруга өлеш керткән һәр кешегә рәхмәтен белдерде, бүләкләр дә тапшырды. Яр Чаллыдан, Түбән Камадан килгән чирмешәнлеләрнең якташлык җәмгыятьләре вәкилләре дә казанлыларга котлау сүзләре ирештерделәр, бүләкләр дә алып килгәннәр иде.

Очрашу барышында районыбыз турында документаль фильм да күрсәтелде. Чирмешән бик күп танылган шәхесләр биргән. Советлар Союзы Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары, Россия Герое, рәссамнар, җырчылар, язучылар...Барлый башласаң, алар бик күп. Исемнәрен республикада гына түгел, чит илләрдә дә беләләр. Чирмешәндә үсеп чыккан йөзләгән якташыбыз бүген республикабызның һәм илебезнең төрле оешмаларында хезмәт куя.

Әле шушы көннәрдә генә Уфада узган "Татар кызы" халыкара бәйгесендә җиңү яулаган Кармыш кызы Гөлназ Гатина да бүгенге бәйрәмдә чыгыш ясады. Яшь артистлар - якташларыбыз Рузилә Булатова, Ләйсән Галләмова, Айнур Галләмов, Салават Закировларның моңлы итеп җырлаулары, Ләйсән Фәттахова һәм Адель Әминовларның биюләре, танылган җырчы Искәндәр Биһтаһиров чыгышы да тамашачыларның күңелләренә якты мизгелләр өстәде.

"Чирмешәнлеләр" якташлык җәмгыяте җитәкчесе Рушания Сәүбанова район җитәкчелегенә, Казанда яшәүче якташларга, әлеге очрашуны оештыруда матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә, бәйрәмгә килүчеләргә зур рәхмәтен белдерде, җәмгыять исеменнән Кызыл Яр поселогында яшәүче күп балалы Сафиннар гаиләсенә компьютерга сертификат тапшырдылар.

Автор фотосы

Безнең сайтта карагыз:

Казанда - якташлар очрашуы (ФОТОРЕПОРТАЖ 1нче-өлеше)

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/17961

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined Казанда очрашты Чирмешәнлеләр очрашуны