Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Чирмешән районы прокуратурасы коррупциягә каршы тору юнәлешендә 47 закон бозу очрагы ачыклаган

Агымдагы елның узган 10 аенда район прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору юнәлешендә 47 закон бозу очрагы ачыкланган. -Прокуратураның күзәтү эшчәнлегендә аеруча дәүләт һәм муниципаль органнарда коррупцион характердагы закон бозуларны булдырмау һәм туктатуга аеруча игътибар бирелә, - ди прокурор урынбасары Юрий Иванов. -Без кабул ителгән хокукый актларның законлыгын, хезмәткәрләрнең закон буенча...

Агымдагы елның узган 10 аенда район прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору юнәлешендә 47 закон бозу очрагы ачыкланган.

-Прокуратураның күзәтү эшчәнлегендә аеруча дәүләт һәм муниципаль органнарда коррупцион характердагы закон бозуларны булдырмау һәм туктатуга аеруча игътибар бирелә, - ди прокурор урынбасары Юрий Иванов. -Без кабул ителгән хокукый актларның законлыгын, хезмәткәрләрнең закон буенча үзләренә билгеләнгән чикләүләрне үтәвен даими тикшереп торабыз. Ел башыннан ачыкланган закон бозулар нәтиҗәсендә 19 протест белдерелгән, 5 представление кертелгән, 8 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган.

Коррупцион факторлар рәсми муниципаль документлар тутырганда ачыкланган, тик прокурор актлары буенча алар төзәтелгән.

Юрий Иванов сүзләренчә, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдә законнарны үтәүне прокурор күзәтү методларын һәм ведомство тарафыннан контрольдә тоу, тикшерү вазифаи затларның төрле дәрәҗәдәге закон бозуларны булдырмый калды.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Безнең сайтта укыгыз:

"Улымны үзем теге пычагы белән кисеп төшердем"

http://www.nashcheremshan.ru/tt/component/k2/item/18129

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Чирмешән районы 47 закон бозу очрагы ачыкланган тору юнәлешендә коррупциягә каршы прокуратурасы тарафыннан