Халык фикере рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чирмешәнлеләр җавапка тартуны да, бүләкләүне дә нәтиҗәле дип саный
"Безнең Чирмешән" район газетасы сайты үткәргән чираттагы сорашу авылларда ничек итеп чисталыкка ирешү хакында иде. Шунысы кызыклы, респондентларның күпчелеге (46 процент) тирә-юньне җыештыру уртак бурыч, һәркем үз йорты тирәсен, бакча башларын, урам-тыкрыгын җыештырса гына авылларда тәртип булачак дип саный. Икенчеләр исә (28 процент) йорт-тирәләрен җыештырмаучыларны җавапка тарткан очракта чисталыкка ирешү...
-
“Безнең Чирмешән“не газета укучылар Матбугат көне белән тәбрикләде
Галия Камалова (Иске Кади, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары): - Яшьтән район газетасын укып үстек, хәзер дә ул иң яраткан басма булып кала. Быел әле туганыма да яздырдым. "Без бит үзебез язылабыз",- дисә дә, бүләгем булыр, дидем. "Безнең Чирмешән"не беренче битеннән алып соңгы битенә кадәр игътибар белән укып чыгам. Ветераннар...
-
Чирмешәнлеләр Сабантуйга әзерләнә
Язгы кыр эшләре тәмамлану белән авыл халкы Сабан туена әзерләнә башлый. Быел ул авылларда 6 июньдә, ә район үзәгендә 7 июньдә үтәчәк. Оештыручылар аны елдан-ел кызыклырак һәм мавыктыргычрак итәргә телиләр. Бәйрәмнең уңай һәм җитешсез яклары тамашачыларга яхшырак күренә. Шуның өчен газета укучыларның да фикерләрен белергә булдык. Радик Илалов (Кара Чишмә):...
-
Чирмешәнлеләр кыяр үстерү серләрен белә
Кайберәүләр быел кыяр уңышын апрель аенда ук җыя башлады. Райондашларыбыз арасында бу тәмле яшелчәне теплицада үстерүчеләр дә байтак. Билгеле, салкынрак вакытта кыяр үсүче урыннарны өстәмә җылытырга кирәк. Бүген инде кояш җылысы да җитә. Ә кыярга тагын нәрсә кирәк, аны үстерүнең нинди серләре бар? Газета укучыларыбыз шул хакта тәҗрибә уртаклаша. Илшат...
-
Чирмешәндә тагын бер мәчет булырмы
Район үзәгендә тагын бер мәчет төзү нияте хакында ишеткән идек. Бу хакта күптән түгел район газетасында да язып чыктылар. Шушы уңайдан минем дә уй-фикерләрем бар. Мин Чирмешәннең "Амур ягы"ндагы Көньяк урамда яшим. Мәчеткә машина белән чыгам. Әгәр транспортың булмаса, олы кешегә бу араны узу бик кыен, әлбәттә. Алай да, күпернең...
-
Дус яшәргә әтиләрдән өйрәндек
Бала чакта безгә кунакка Яңа Кадидан Нуретдин абзыйлар килеп йөри иде. Әтиләр шулай дус булып, аралашып яшәделәр. Без - балалар моны күреп үстек. Аннан үзебез дә башка халыклар белән дус яшәргә кирәк дип белә идек. Шулай яшәдек тә инде. Бик яхшы хәтерлим, 50 нче еллар ахырында безнең авыл янындарак промкомбинат...
-
Чирмешәнлеләр акчаларын кайда саклый?
"Безнең Чирмешән" ("Наш Черемшан") район газетасы сайты үткәргән чираттагы сорашу Яңа ел ялларына кагылышлы иде. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: "Россиядә бәйрәм ялларын киметүгә ничек карыйсыз?" дигән сорауга барлыгы 179 кеше җавап биргән. Респондентларыбызның 75се ( 41 проценты) "ничек бар, шулай калсын", дигән. Сорашуда катнашучыларның 82се ( 46,5 проценты) Яңа ел ялларын киметүне...
-
Чирмешәнлеләр ялларны кыскартуга каршы
Татарстанның бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар турындагы законына үзгәрешләр керергә мөмкин. Ул ялларга туры килүче бәйрәмнәрне башка көнгә күчерү турындагы пунктны гамәлдән чыгаруны күздә тота. Татарстан Дәүләт Советы депутатлары әлеге закон проектын беренче укылышта кабул да иткәннәр. Сүз республиканың дүрт рәсми бәйрәме (30 август - Татарстан Республикасы көне, 6 ноябрь Татарстан...
-
Чирмешәнлеләр сакчыллык яклы
Әледән-әле электр энергиясенә, суга, газга, азык-төлеккә һәм башка хезмәтләргә бәяләр артып тора. Халык ничектер моңа күнекте дә кебек. Сакчыллык, билгеле, кирәк. Чыгымнарга акча җиткерү бик авыр. Газета укучыларыбызның кайберләреннән бу хакта фикерләрен дә белдек. Ландыш Сабитова (Чирмешән): -Дөрестән дә, коммуналь түләүләр елдан-ел арта, ә хезмәт хакларында әллә ни үзгәреш сизелми....
-
Чирмешәнлеләр - “Президент“ өчен
2010 нчы елны Россиядә бер генә Президент калырга тиеш дигән закон кабул ителде. Буген әлеге атама биш республикада (Башкортстан, Дагыстан, Саха, Татарстан һәм Удмуртия) бар. Калганнары, законнарына үзгәрешләр кертеп, бу атамадан баш тарттылар. Федераль үзәк Россиядә бер генә Президент калдыру таләбен куя. Киләчәктә Татарстан җитәкчесе ничек дип аталырга тиеш? Бугенге...
-
Чирмешәнлеләр Яңа елга әзерләнә
Корпоратив кичәләр, чыршы бәйрәмнәре ыгы-зыгысы, эштәге ел ахыры мәшәкатьләреннән арынып халкыбыз Яңа елны каршыларга әзерләнә. Аннан соң безнең алда әле тагын шактый озын каникуллар бар. Бәйрәмнәрне кем, ничек көтә, ялларын ничек үткәрәбез? Бу хакта кайбер райондашларыбызның фикерен белик әле. Лилия Җиһаншина (Чирмешән): -Без быел Яңа елны каршыларга әти-әниләрне чакырабыз. Ирем...
-
Туймәтлеләр район газетасын сайлый
Бүген дөнья яңалыклары белән теләсә кайдан танышып була: телевизордан йөзләп канал күрсәтә, радио эшләп тора, һәр йортта диярлек Интернет бар, газета-журналлар да алдыралар. Әмма район яңалыкларын бары тик "Безнең Чирмешән" район газетасыннан гына белеп була. Һәм бу фикер белән Туймәттә яшәүче, газетабызны яратып укучы якташларыбыз да хуплый. Гөлназ Галимова социаль...
-
Яратмаган эш авыр була
Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк. һәркем үзенең күңеленә хуш килгән өлкәне сайлый ала. Тик еш кына, укып, дипломлы булгач, белгечлегең буенча эшкә урнаша алмыйсың. Шуңа күрә теләсә нинди башка вазифага да ризалашасың. Ә сез үзегез сайлаган һөнәр буенча эшлисезме? Валентина Архипова: - Яшьтән шәфкать туташы булырга, кешеләрне дәваларга, изгелек...
-
Бер гаиләдә - ике телдә
Кайбер балаларның әти-әнисе телен белмәвенә инде гаҗәпләнмибез дә, чөнки хәзер әти-әниләр, әби-бабайлар арасында да рус телендә генә сөйләшүчеләре күп. Ә бит тел бетсә, милләт тә бетә. Без ник туган телебезгә битараф, хөрмәтсез соң? Сания Бочкарева (Чирмешән): - Минем ирем рус кешесе, ә үзем - татар. Балаларыбыз катнаш гаиләдә үсте. Балаларым...
-
Әби турында да укыдык
"Безнең Чирмешән" газетасына гел язылабыз һәм кызыксынып укыйбыз. Анда авыл хуҗалыгы яңалыклары, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, район кешеләре турында да язмалар белән танышырга мөмкин. Газета битләрендә туганнарың, якыннарың турында материал чыкса, аеруча күңелле икән. Күптән түгел әбиебез Нәфисә Хафизуллинаның 90 яшьлек юбилее булып үтте. Әлеге безнең өчен бик зур вакыйга турында...