Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Яратмаган эш авыр була

Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк. һәркем үзенең күңеленә хуш килгән өлкәне сайлый ала. Тик еш кына, укып, дипломлы булгач, белгечлегең буенча эшкә урнаша алмыйсың. Шуңа күрә теләсә нинди башка вазифага да ризалашасың. Ә сез үзегез сайлаган һөнәр буенча эшлисезме? Валентина Архипова: - Яшьтән шәфкать туташы булырга, кешеләрне дәваларга, изгелек...

Җир йөзендә нинди генә һөнәрләр юк. һәркем үзенең күңеленә хуш килгән өлкәне сайлый ала. Тик еш кына, укып, дипломлы булгач, белгечлегең буенча эшкә урнаша алмыйсың. Шуңа күрә теләсә нинди башка вазифага да ризалашасың. Ә сез үзегез сайлаган һөнәр буенча эшлисезме?

Валентина Архипова: - Яшьтән шәфкать туташы булырга, кешеләрне дәваларга, изгелек эшләргә хыялландым. Буа медицина училищесында фельдшер белгечлеге алдым, инде менә 25 ел яраткан эшемне башкарам. Мин үземне башка һөнәр кешесе итеп күрә дә алмыйм. Һәр көнне кешеләргә изгелек эшлим, ярдәм итәм, көне буена күпме рәхмәт алам. Эшем авыр, әмма мактаулы.
Разыя Назыйрова: - Мин слесарь-инструментальщик һөнәре үзләштердем. Тик укуым буенча бер генә көн дә эшләмәдем. Дүрт ел төзелештә штукатур-маляр хезмәтен башкардым, ул минем иң яраткан эшем булды. Авылга кайткач сыер савучы булып та, пешекче булып та эшләдем. Тик аларны яратып башкардым дип әйтә алмыйм.
Ралиф Бикбов: - Кесәмдә инженер-механик дипломы бар. Ун еллап авыл хуҗалыгында шул һөнәрем буенча эшләдем. Эшемне яратып башкарсам да, авыл хуҗалыгы таркалып, хезмәткә хөрмәт, түләү беткәч, башка эш эзләргә туры килде. Инде 14 ел мин - оператор. Хезмәтеңә күрә хак түләсәләр, ярата башлыйсың эшеңне.
Вера Игнатьева: - Бүген мин күңелемә хуш килгән хезмәтне башкарам - мәктәптә пешекче һәм хуҗалык эшләре мөдире булып эшлим. Мин сатучы һөнәре үзләштереп, 13 ел кибеттә сату иттем. Тик ул минем эш түгел иде.
Ләйләгөл Моксинова: - Һөнәрем буенча мин укытучы, 10 ел балаларга белем бирдем. Эшемне дә, балаларны да яраттым. Тик яшәү урынын алыштыргач һөнәрем буенча эш таба алмадым. Хәзер китапханәче булып эшлим. Бу һөнәрем дә кызыклы, миңа аеруча компьютер белән эшләү ошый.
Наилә Ганиева: - Менә инде 30 ел бухгалтер булып эшлим. Мин һөнәр сайлаганда ялгышмаганмын. Саннар белән, компьютерда программалар белән эшләргә яратам.
Гөлсем Зәйнуллина: - Техникумда товаровед белгечлеге алдым. Нәкъ үзем сайлаган һөнәр буенча эшләргә туры килмәде. Берничә ел ревизор булдым. Ә хәзер администратор вазифасын башкарам. Кызыклы эш, кешеләр белән аралашырга яратам.
Район мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе эшче һөнәренә ия кешеләр. Квалификацияләрен югалткан, ягъни алган белгечлеге буенча озак эшләмәүчеләр дә аз түгел. Эш эзләүчеләр арасында машина йөртүчеләр дә байтак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined