Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

“Безнең Чирмешән“не газета укучылар Матбугат көне белән тәбрикләде

Галия Камалова (Иске Кади, тәрбия эш­ләре буенча директор урынбасары): - Яшьтән район газетасын укып үстек, хәзер дә ул иң яраткан басма булып кала. Быел әле туганыма да яздырдым. "Без бит үзебез язылабыз",- дисә дә, бүләгем булыр, дидем. "Безнең Чирмешән"не беренче битеннән алып соңгы битенә кадәр игътибар белән укып чыгам. Ветераннар...

Галия Камалова (Иске Кади, тәрбия эш­ләре буенча директор урынбасары): - Яшьтән район газетасын укып үстек, хәзер дә ул иң яраткан басма булып кала.

Быел әле туганыма да яздырдым. "Без бит үзебез язылабыз",- дисә дә, бүләгем булыр, дидем. "Безнең Чирмешән"не беренче битеннән алып соңгы битенә кадәр игътибар белән укып чыгам. Ветераннар турында язмалар бик ошады, күңелләргә үтеп керде. Нинди авырлыклар күрсәләр дә, нык булганнар, бирешмәгәннәр, хәзер дә тормыштан зарланмыйча, шөкрана кылып яшиләр алар. Мин үзем дә редакциягә хатлар язгалыйм. Кыскартып бастырасыз шул. Аңлап була, урын юктыр. Шулай да үз язмаңны укыгач, күңелле булып китә. Форсаттан файдаланып, район газетасы редакциясе коллективын бәйрәм белән котлыйм, эшегездә уңышлар телим.
Диана Сафронова (Иске Элмәле, фельдшер): - Район газетасы ул - яңалыклар чыганагы. Районда кая нәрсә булган, барысын да "Безнең Чирмешән" газетасыннан беләбез. Язылмыйча калганыбыз юк. Минемчә, матбугат басмаларын укымаган кеше яңалыклардан хәбәрдар булмый, дөньядан артта кала.
Рушания Миһманова (Лашман, элемтә бүлекчәсе начальнигы): - Газеталар килүгә, иң беренче чиратта район газетасын укып чыгам. Яңалыклар белән танышам. "Безнең Чирмешән" газетасына иң күп заказ карточкасы тутырабыз, аны ел саен 300дән артык гаилә алдыра. Халык "районка" килгәнен көтеп тора, ниндидер сәбәпләр аркасында соңга калса яисә килмәсә, почтага шалтырата башлыйлар.
Марина Темникова (Иске Элмәле, Яңа Элмәле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары): - Газета миңа бик ошый, аңа язылмый калганыбыз юк. Бөтен яңалыкларны шуннан белеп торабыз. Авыл турында да күп язасыз. Минемчә, район газетасы бик эчтәлекле, аның кушымтасын да укып барам. Анда да мәгълүмат күп. Аннан соң, район газетасы битләрендә басылучы карарлар һәм законнардагы үзгәрешләрне без эшебездә дә файдаланабыз, ул номерларны җыеп барабыз.
Фәнүзә Гобәйдуллина ("Күтәмә АГРОфирмасы" җитәкчесе): - Район газетасына гел язылам, һәр номерын укып барам. Миңа бик ошый. Райондагы барлык яңалыклар, вакыйгалар турында газета битләреннән белеп була. Соңгы номерлар күбрәк ветераннарга багышланган, аларны аеруча кызыксынып укы­дым. Редакция коллективын бәйрәм белән котлыйм, иҗади уңышлар телим.

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Безнең Чирмешән Матбугат көне