Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Дус яшәргә әтиләрдән өйрәндек

Бала чакта безгә кунакка Яңа Кадидан Нуретдин абзыйлар килеп йөри иде. Әтиләр шулай дус булып, аралашып яшәделәр. Без - балалар моны күреп үстек. Аннан үзебез дә башка халыклар белән дус яшәргә кирәк дип белә идек. Шулай яшәдек тә инде. Бик яхшы хәтерлим, 50 нче еллар ахырында безнең авыл янындарак промкомбинат...

Бала чакта безгә кунакка Яңа Кадидан Нуретдин абзыйлар килеп йөри иде. Әтиләр шулай дус булып, аралашып яшәделәр. Без - балалар моны күреп үстек. Аннан үзебез дә башка халыклар белән дус яшәргә кирәк дип белә идек. Шулай яшәдек тә инде.

Бик яхшы хәтерлим, 50 нче еллар ахырында безнең авыл янындарак промкомбинат бар иде. Бу "кустпром"да ат чаналары, дугалар, арба тәгәрмәчләре, мәктәпләргә парталар, шкафлар ясадылар. Мәктәпнең җиде классын тәмамлагач, мин дә шунда эшкә килдем. Монда чувашлар, татарлар, мордвалар белән бик тату эшләдек. Бигрәк тә Яңа Кадидан йөреп эшләүчеләр күп иде. Рәшит Закиров - директор, Кызыл Чишмәдән Таһир абый Вәлиуллин склад мөдире иде. Анда мин Сәүбан, Вәгыйзләр белән дуслаштым. Промкомбинат клубында гармуннарда уйнап, җырлап, биеп бер-беребезнең телен, җырларын тәмам өйрәнеп беттек. Чувашлар татарча, татарлар чувашча белә иде. Мин хәзер дә татарлар белән рәхәтләнеп татарча сөйләшәм. Өстәмә тел белү гомерем буе файдага гына булды.
Леонид Микушов.
Иске Элмәле авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Кади дуслык