Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр сакчыллык яклы

Әледән-әле электр энергиясенә, суга, газга, азык-төлеккә һәм башка хезмәтләргә бәяләр артып тора. Халык ничектер моңа күнекте дә кебек. Сакчыллык, билгеле, кирәк. Чыгымнарга акча җиткерү бик авыр. Газета укучыларыбызның кайберләреннән бу хакта фикерләрен дә белдек. Ландыш Сабитова (Чирмешән): -Дөрестән дә, коммуналь түләүләр елдан-ел арта, ә хезмәт хакларында әллә ни үзгәреш сизелми....

Әледән-әле электр энергиясенә, суга, газга, азык-төлеккә һәм башка хезмәтләргә бәяләр артып тора. Халык ничектер моңа күнекте дә кебек. Сакчыллык, билгеле, кирәк. Чыгымнарга акча җиткерү бик авыр.

Газета укучыларыбызның кайберләреннән бу хакта фикерләрен дә белдек.
Ландыш Сабитова (Чирмешән):
-Дөрестән дә, коммуналь түләүләр елдан-ел арта, ә хезмәт хакларында әллә ни үзгәреш сизелми. Шунлыктан сакчыл булырга туры килә. Дин дә сакчыл булырга өйрәтә бит. Әбинең әрәмгә агызган су өчен "Теге дөньяда" җавап бирергә туры киләчәк дигәне истә калган. Хәзер керләрне җыеп-җыеп кына юам, болай суга да, электр энергиясенә дә экономия була. Буш бүлмәдә ут та яндырмаска тырышыбыз, балалар да шуңа күнеккән инде. Газ казаныбыз экономияле эшли, газ өчен кыш көннәрендә дә бик күп түләмибез. Азык-төлекне дә аз-азлап, җитәрлек кенә алырга өйрәнеп киләбез.
Антонида Калмыкова (Әккәрәй):
- Без инде өлкән кешеләр, экономияләүнең аерым серләрен белмибез. Сакчыллык каныбызга сеңгән. Кирәкмәгән җирдә ут яндырмаска тырышабыз, суны да артык агызмыйбыз. Газ һәм электр энергиясе санагычлары безнең акчаны төгәл саный, кесәгә суга ләбаса.
Илназ Газыймов (Чирмешән):
- Коммуналь түләүләр күләме даими артып торганда, билгеле, экономияләү ягын карарга кирәк. Квартирада энергия саклагыч лампочкалар куйдык, датчиклы лампочкалар да бик экономияле (кеше керсә үзе кабына, кеше калмаса, сүнә). Балаларны да сакчыл булырга өйрәтәбез. Газга экономия ясау өчен, яңа өебезне җылы саклаучы материаллар кулланып төзибез. Газны экономияле яндыручы газ казаны куярга планладык. Элеккеге газ мичләре урамны җылыта, "акча" морҗадан чыгып китә, диләр. Дөрес, килешәм.
Алсу Гафурова (Югары Чегодай):
- Әйе, кыш айларында газга түләү үзен нык сиздерә. Газны аз яндырып салкын өйдә дә яшәп булмый. Бары өйне җылы йөремәслек итеп җылытсаң гына. Пластик тәрәзәләр куйдырдык, өйне сайдинг белән тышлап җылытырга уйлап торабыз. Ә утны бераз сакчыл куллану нияте белән энергия саклаучы лампочкалар куйдык. Кешесез бүлмәдә ут яндырмыйбыз, балалар да шуңа күнеккән, алар "безнең артан" да сүндереп йөриләр, кисәтү дә ясыйлар әле.
Ә азык-төлеккә килгәндә, авыл җирендә яшәгәч, тптне үзебез салабыз. Озак сакланучы ризыкларны юньрәк чагында күбрәк алып куябыз. Бензин да бик кыйммәт бит, шуңа кыш айларында машина белән сирәгрәк чыгарга тырышабыз.
Дамир Дәүләтшин (Чирмешән):
-Экономияле дигәч, бөтен лампочкаларны да энергия саклаучы яктырткычларга алмаштырган идек, файдасы бар кебек. Аннан соң кирәкмәгән җирдә, буш бүлмәдә ут яндырмаска тырышабыз. Суны бик күп агызмыйбыз. Ә газ өчен кыш айларында аз түләмибез, анысы хак, салкында тора алмыйсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан undefined Чегодай