Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр Яңа елга әзерләнә

Корпоратив кичәләр, чыршы бәйрәмнәре ыгы-зыгысы, эштәге ел ахыры мәшәкатьләреннән арынып халкыбыз Яңа елны каршыларга әзерләнә. Аннан соң безнең алда әле тагын шактый озын каникуллар бар. Бәйрәмнәрне кем, ничек көтә, ялларын ничек үткәрәбез? Бу хакта кайбер райондашларыбызның фикерен белик әле. Лилия Җиһаншина (Чирмешән): -Без быел Яңа елны каршыларга әти-әниләрне чакырабыз. Ирем...

Корпоратив кичәләр, чыршы бәйрәмнәре ыгы-зыгысы, эштәге ел ахыры мәшәкатьләреннән арынып халкыбыз Яңа елны каршыларга әзерләнә. Аннан соң безнең алда әле тагын шактый озын каникуллар бар. Бәйрәмнәрне кем, ничек көтә, ялларын ничек үткәрәбез? Бу хакта кайбер райондашларыбызның фикерен белик әле.

Лилия Җиһаншина (Чирмешән): -Без быел Яңа елны каршыларга әти-әниләрне чакырабыз. Ирем белән шулай сөйләштек. Өйдә генә утырмакчыбыз. Алла теләсә, табынга, елдагыча, тутырган каз әзерләрмен дип торам. Бәлеш була да була инде. Кәҗә елы килә, димәк өстәлдә яшел тәмләткечләр дә урын алырга тиештер. Ә ялларда, гадәттә, Казан, Әлмәт якларын "әйләнәбез". Быел да балаларга шәһәр чыршыларын күрсәтеп кайта алсак яхшы булыр иде.
Михаил Борисов (Чирмешән): -Дөресен генә әйткәндә, Яңа елны каршыларга анда-монда кунакка йөрергә яратмыйм. Өйдә рәхәт. Кем әйтмешли, торсаң-торасың, ятсаң-ятасың дигәндәй. Телевизордан кызыклы программалар була, бигрәк тә 12дән соң яхшы концертлар күрсәтәләр. Башка кайбер елларда яңа елны каршылагач, үзәктәге чыршы янына чыга идек. Быел, яшь бала булгач, анда йөрмәбездер. Хатын быел да берәр тәмле ризык пешерер инде, ел да шулай сыйлый ул безне, бу яктан мин белгеч түгел.
Кунакка килүчеләр булса, безнең табын әзер, ишекләр ачык.Ә яллар озынрак инде дә, беразын язга калдырсалар ярар иде әлбәттә. Дөрес, минем моңа әллә ни эчем пошмый - пошуын, чөнки алда тагын зур бәйрәм - Раштуа бар бит әле.
Людмила Денисова (Түбән Кармалка): - Яңа ел бәйрәмен 9 яшьлек кызым Настя бик көтә. Бүләк сорап Кыш бабайга ике хат та язган.
Яңа елны без, гадәттә, өйдә каршылыйбыз. 12дән соң исә, туганнарга кунакка барабыз, я үзебезгә килүчеләр була. Һәрхәлдә, табын әзер тора.
Каникулларда ял итәргә ният. Мин балалар бакчасында эшлим: сулар туңмаганмы, ул-бу юкмы дип һәр көнне бинабызны карап торабыз.
Габбас Шәмсетдинов (Югары Кәминкә):- Каклаган каз, үзебезнең мичтә салынган ипи, бәлеш - Яңа ел табынында төп ризыкларыбыз шушы безнең. Кәҗә елы булгач, карчык бәлки кәбестә "кыстырганы" да пешерер әле. Өстәлгә спиртлы эчемлекләр куйганыбыз юк.
Бәйрәмгә Елховойда, Әлмәттә, авылда торучы балаларыбыз килә. Оныкларга дип ел да чыршы бизәп куям: алар шуның янында уйнап мәш килә. Иң мөһиме - алдагы еллар тыныч килсен. Илдән аерым хәсрәтләр булмасын дип телибез. Кар аз, кар да яусын иде.
Вера Садыйкова (Чирмешән): - Минем табигатем шундый - сәяхәт итәргә яратам. Яңа елга былтыр Сочига бардым. Таиландта, Санкт-Петербургта иске елны озатканым бар. Тик шулай кунакта йөрсәм, минем әнием ялгыз кала иде. Быел исә беркая да бармыйча, Яңа елны тыныч кына, әни белән каршыларга исәп. Аңа да кызык булыр. Әле "Кыш бабай" да бүләкләр белән килергә вәгъдә итте. Чакырган кунакларым юк, килүчеләр булса -без өйдә. Өстәлгә быел күбрәк яшелчә, җиләк-җимеш куярга ниятләп торам. Шампан шәрабе да аттырырбыз инде. Каникул вакытларында әллә ничә көн өйдә тик ятып булмас, ял иткәч, 4ләре эшкә чыгармын дим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан Кәминкә Яңа ел чыршы 2015 ел