Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәнлеләр кыяр үстерү серләрен белә

Кайберәүләр быел кыяр уңышын апрель аенда ук җыя башлады. Райондашларыбыз арасында бу тәмле яшелчәне теплицада үстерүчеләр дә байтак. Билгеле, салкынрак вакытта кыяр үсүче урыннарны өстәмә җылытырга кирәк. Бүген инде кояш җылысы да җитә. Ә кыярга тагын нәрсә кирәк, аны үстерүнең нинди серләре бар? Газета укучыларыбыз шул хакта тәҗрибә уртаклаша. Илшат...

Кайберәүләр быел кыяр уңышын апрель аенда ук җыя башлады. Райондашларыбыз арасында бу тәмле яшелчәне теплицада үстерүчеләр дә байтак. Билгеле, салкынрак вакытта кыяр үсүче урыннарны өстәмә җылытырга кирәк. Бүген инде кояш җылысы да җитә. Ә кыярга тагын нәрсә кирәк, аны үстерүнең нинди серләре бар? Газета укучыларыбыз шул хакта тәҗрибә уртаклаша.

Илшат Фәхрисламов (Кармыш): - Без кыярны теплицада түгел, ә махсус түтәл ясап, өстен полиэтилен пленка белән каплап үстерәбез. Түтәл ясау өчен бераз чокыр казыйбыз һәм тирес тутырабыз, аннан соң туфрак салып, өстенә дугалар куеп, пленка белән каплыйбыз һәм 10 көн - ике атналап җылынганын көтәбез. Түтәл ясаган көннәрдә кыярны өйдә чәчәбез, түтәл җылынып бетү белән үсентеләрне күчереп утыртабыз. Апрель ахырында утырткан кыярлар Сабан туена өлгерә. Без тиз өлгерә торган, салкыннарга чыдам кытай сортын чәчәргә тырышабыз. Кыярлар яхшы үссен өчен марганцовкалы су һәм химик матдәләре булмаган ашлама да сибәбез.
Фирдәүс Шакирова (Чирмешән): - Декабрь ахырында тәрәзә төбенә утырткан кыяр өлгерде инде. Гадәттә, кыярны теплицада үстерәм. Орлыкларны өйдә стаканнарга чәчәм, утыртыр алдыннан, орлыкларны юешләтәм, орлыклар тишелгәнче өстен пакет белән каплап торам. Үсентеләрне теплицага күчерер алдыннан туфракка кайнаган су сибәм һәм, 50-60 сантиметр ара калдырып тамырларына зыян китермичә генә стакандагы кыяр үсентеләрен җиргә утыртам. Һәр төп янына асты киселгән пластик шешә утыртам, ә шешәнең астына салам салып калдырам. Суны шунда гына салам, кыярның төбе гел дымлы тора, яфракларына да су тими, бу бик җайлы. Бернинди дә химик ашламалар кулланмыйм, бары мал тизәгеннән ясалган ачыткы гына сибәм. Аннан соң корыган, саргайган яфракларын җыеп алам.
Валентина Рунова (Югары Кармалка): Без кыярны тирестән өелгән түтәлдә, өстен полиэтилен пленка каплап үстерәбез. Кыярга җылы һәм су гына кирәк. Без, гадәттә, үзебез әзерләгән орлыкны чәчәбез, Зозуля сортын яратабыз.
Анатолий Апалаев (Ивашкино): - Без помидорларны гына теплицада үстерәбез, кыяр ачык һавада яхшы үсә. Тирестән өелгән түтәл өстенә черемә салып орлык чәчәбез. Үзебезнең кыярны иртәрәк ашау өчен бер түтәлгә өйдә үстерелгән үсентеләрне апрель ахырында ук утыртабыз, түтәлнең өстен пленка белән каплыйбыз. Ваграк булып үсә торган сортларын сатып алабыз, безгә шундыйлар ошый. Бернинди ашламалар да кулланмыйбыз, бары чиста су гына сибәбез, кыяр су ярата. Һәр елны кыярларыбыз уңа.
Кыяр организм өчен бик файдалы яшелчә. Кыярның 95 процентын су тәшкил итә, ә калганында төрле файдалы матдәләр - витаминнар, минераллар, тозлар. Бу яшелчә ачыгуны баса, ябыгу өчен һәм йөрәк-кан тамырлары чирләрен дәвалауда бик файдалы. Кыярдагы калийга бай су аш эшкәртү трактын чистартырга ярдәм итә, ул ашказанында җиңел эшкәртелә, ашказаны асты бизенең эшен җиңеләйтә.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Ивашкино авылы.