Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Чирмешәндә тагын бер мәчет булырмы

Район үзәгендә тагын бер мәчет төзү нияте хакында ишеткән идек. Бу хакта күптән түгел район газетасында да язып чыктылар. Шушы уңайдан минем дә уй-фикерләрем бар. Мин Чирмешәннең "Амур ягы"ндагы Көньяк урамда яшим. Мәчеткә машина белән чыгам. Әгәр транспортың булмаса, олы кешегә бу араны узу бик кыен, әлбәттә. Алай да, күпернең...

Район үзәгендә тагын бер мәчет төзү нияте хакында ишеткән идек. Бу хакта күптән түгел район газетасында да язып чыктылар. Шушы уңайдан минем дә уй-фикерләрем бар.

Мин Чирмешәннең "Амур ягы"ндагы Көньяк урамда яшим. Мәчеткә машина белән чыгам. Әгәр транспортың булмаса, олы кешегә бу араны узу бик кыен, әлбәттә. Алай да, күпернең безнең яктагы урамнарыннан мәчеткә тагын унлап кеше йөри.
Шуның өчен көнчыгыш микрорайода мәчет, һичшиксез, кирәк. Хәзер Чирмешән зурайды. Дөнья булгач, нишлисең, үлем-китеме дә булып тора. Исем кушу, никах, якыннарының "җидесен", "кырыгын" уздыручы һәм башка төрле дини мәҗлесләргә дәшүче гаиләләр күп. Ул йолаларны җиренә җиткереп үтәргә кирәк бит. Ә аларны гыйлемле имам башкарырга тиеш. Имамыбыз боларның барысына да берүзе генә өлгереп бетә алмас. Монысын Чирмешәндә әзерлекле мулласы булган тагын бер мәхәллә булуның кирәклегеннән әйтүем. Киләчәктә яшь, укымышлы дин әһелләренә йөз тотарга китәк. Яшьләрне укытасы һәм аларга хезмәтләре өчен түләүне дә хәл итәсе иде.
Хәзерге заманда мәчет төзү бик зур мәшәкать. Аны вак-төяк сәдака акчасына гына җиткереп булмый. Ник дисәң, кабатлап әйтәм, заманасы башка. Элегрәк бит ничек иде. Район үзәгендәге берәр оешма җитәкчесенә барасың да, мәчет өчен гозереңне җиткерәсең. Рәхмәт, күп егетләребез: " Хәзер була ул, абзый" дип, син сораган машинасын биреп тә җибәрә иде. Районыбыздагы мәчетләр төзелеше өчен байтак материал шулай ташылды. Хәзер йөк машинасы белән булыша алырдай оешмаларыбыз калмады. "Частник"ларга гел бәрелә алмыйсың. Аларның һәр тиене саналган. Кризис дигән нәрсә дә үзен сиздерә. Бар әйбер кыйммәт. Шунлыктан, мондый олы эштә зур акчалары булган мәрхәмәтле якташларыбыз булышса иде дим. Көчле иганәчеләр кирәк. Аннан, мәчетне төзү мәшәкатьләре артыннан йөрүгә берәр яшь кеше алынмас микән? Без бу эшкә олыгайдык инде. Бездән узды. Моның өчен күп көч кирәк. Әнә Чирмешән мәчетенә янкорма гына төзү дә күпмегә сузылды бит. Әгәр яшь имамыбыз Хәбир хәзрәт Ханов артыннан йөрмәсә, рәхмәт аңа, монысын җиңдерү дә ансат кына булмас иде.
Мәчет төзешүдә без дә булдыра алган кадәр булышырбыз анысы. Халык та читтә калмас. Ил төкерсә, күл була, диләр. Дин йортының урыны элеккеге аэродром урынында билгеләнгән, урыны начар түгел дип саныйм. Безнең якта православлар өчен дин йорты бар. Ул матур гына эшләп тора. Мәчет тә булса, халкыбызны тәрбияләүгә ул да үз өлешен кертер иде. Дин йортларыбызда начарга сөйләмиләр, начарга өндәмиләр.
Гомәр Шарапов.
Чирмешән авылы.

Кадыйр Гомәров фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы мәчет төзелеше