Кайбер балаларның әти-әнисе телен белмәвенә инде гаҗәпләнмибез дә, чөнки хәзер әти-әниләр, әби-бабайлар арасында да рус телендә генә сөйләшүчеләре күп. Ә бит тел бетсә, милләт тә бетә. Без ник туган телебезгә битараф, хөрмәтсез соң?
Сания Бочкарева (Чирмешән): - Минем ирем рус кешесе, ә үзем - татар. Балаларыбыз катнаш гаиләдә үсте. Балаларым...
Кайбер балаларның әти-әнисе телен белмәвенә инде гаҗәпләнмибез дә, чөнки хәзер әти-әниләр, әби-бабайлар арасында да рус телендә генә сөйләшүчеләре күп. Ә бит тел бетсә, милләт тә бетә. Без ник туган телебезгә битараф, хөрмәтсез соң?
Сания Бочкарева (Чирмешән): - Минем ирем рус кешесе, ә үзем - татар. Балаларыбыз катнаш гаиләдә үсте. Балаларым минем белән чиста татар телендә сөйләшә, ә әтиләре белән русча. Оныкларым да татарча бик матур сөйләшәләр, җырлыйлар. Билгеле, мин алар белән ана телемдә аралашмасам, алар татар теле белән кызыксынмаслар иде. Ана теленә өйрәтү, аңа мәхәббәт уяту ата-ана бурычы. Әкренләп дин юлына да бастым, дини йолаларны үтәргә тырышам, моңа беркем дә комачауламый.
Елена Савельева (Мордва Афонькәсе): - Без өйдә бары мордва телендә генә сөйләшәбез, балаларым да, оныкларым да ана телен яхшы беләләр. Мин алар белән рәхәтләнеп үз телебездә аралашам. Дөрес, балалар мәктәптә дә туган телебезне өйрәнделәр, өйдә ана телендә аралашкач, оныкларда да телебезгә мәхәббәт уята алдык. Ана телен без - әби-бабайлар, ата-аналар өйрәтмәсә, кем өйрәтсен аны.
Фәрит Нуртдинов (Югары Кармалка): - Балаларыбызны рус авылында үстердек, русча укыдылар, урамда иптәшләре белән рус телендә аралаштылар. Ә өйдә бары татарча гына сөйләштек, бу - язылмаган закон. Оныгыбыз әле бәләкәй. Бакчада рус теленә өйрәнсә, өйдә ана телендә сөйләшкәч анысын да белә. Ана теленә, гореф-гадәтләргә, дингә мәктәп яки балалар бакчасы өйрәтми, бу - гаилә бурычы.
Флюра Маркелова (Чирмешән):- Һәр милләт кешесе ана телен белергә тиеш дип саныйм. Минем балаларым әтиләре телен дә (мордва), татар телен дә беләләр. Дөрес, улым аңлый гына, сөйләшә алмый. Ә кызым белән татарча серләшәбез. Ата-ана балаларын үз теленә, гореф-гадәтләренә өйрәтергә бурычлы.
Рәшит Гомәров (Югары Кармалка): - Рус авылында, катнаш гаиләдә үскәч, балаларым татарча начар белә. Бу, бәлки, минем гаептер. Өйрәтергә теләдем, кызыксынмадылар, Ә менә оныгым кызыксына, аның белән бераз аралашабыз. Татарстанда яшәсәк тә, татар теле дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелә алмады. Әгәр тормышта кирәк булса, аны барысы да өйрәнер иде.
Нет комментариев