Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Халык фикере

Әби турында да укыдык

"Безнең Чирмешән" газетасына гел язылабыз һәм кызыксынып укыйбыз. Анда авыл хуҗалыгы яңалыклары, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, район кешеләре турында да язмалар белән танышырга мөмкин. Газета битләрендә туганнарың, якыннарың турында материал чыкса, аеруча күңелле икән. Күптән түгел әбиебез Нәфисә Хафизуллинаның 90 яшьлек юбилее булып үтте. Әлеге безнең өчен бик зур вакыйга турында...

"Безнең Чирмешән" газетасына гел язылабыз һәм кызыксынып укыйбыз. Анда авыл хуҗалыгы яңалыклары, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, район кешеләре турында да язмалар белән танышырга мөмкин.

Газета битләрендә туганнарың, якыннарың турында материал чыкса, аеруча күңелле икән. Күптән түгел әбиебез Нәфисә Хафизуллинаның 90 яшьлек юбилее булып үтте. Әлеге безнең өчен бик зур вакыйга турында газетада да язылды. Элек тә юбилейлар турындагы язмаларны кызыксынып укып бара идем, әмма үз әбиең турындагысы кызыграк шул.
Минемчә, районда булган барлык яңалыклар да "Безнең Чирмешән"дә яктыртылып бара. Газетаның үз сайты булуы да бик яхшы. Безнең читтә торучы туганнарыбыз район хәбәрләре белән шул сайт аша танышып торалар.
Гөлшат Әгъләмова.
Әмир авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Безнен Чирмешэн