Татарстанда QR-код системасын бетерерләрме?
Республикада

Татарстанда QR-код системасын бетерерләрме?

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә QR-код куллану системасын һәм вакцинация турындагы белешмәләрне гамәлдән чыгарырга җыенмый. Бу хакта журналистлар белән очрашу вакытында идарә җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

— Гамәлдә булган чикләүләр, шул исәптән QR-код системасы да, сакланачак, хәзергә бу мәсьәлә каралмый, — диде Любовь Авдонина. Шул ук вакытта өстәмә чикләү чараларын кертергә дә уйламыйлар.

чыганак


Нет комментариев