Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Югалган кешене водолазлар белән эзләделәр

Чирмешәндә инде бер атна элек үк югалган пенсионер әбине эзлиләр. Моңа район үзәге оешмаларыннан булышучылар да җәлеп иткәннәр, тик югалучы һаман табылмаган. Чирмешәннең Дзержинский урамындагы 13нче йортта яшәүче 78 яшьлек Раиса Николаевна Кабанова 13 август көнне, кичке 6да өеннән чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Әбинең хәтере начар. Аның өстендә...

Чирмешәндә инде бер атна элек үк югалган пенсионер әбине эзлиләр. Моңа район үзәге оешмаларыннан булышучылар да җәлеп иткәннәр, тик югалучы һаман табылмаган.

Чирмешәннең Дзержинский урамындагы 13нче йортта яшәүче 78 яшьлек Раиса Николаевна Кабанова 13 август көнне, кичке 6да өеннән чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Әбинең хәтере начар. Аның өстендә озын соры күлмәк, аягында - галошлар, башында яулык була.

-Чирмешән тирәсен, елга буйларын, карьерларны кат-кат "айкап" чыктык. Көймә белән Кирпеч заводына кадәр елга тирәләрен карадык, шикләнгән, тирәнрәк урыннарга хәтта водолазлар да төште, тик югалучы табылмады, - ди "Россия" ЭЭМның "Чирмешән" бүлекчәсенең җинаятьләрне эзләү бүлеге начальнигы Илнар Җиһаншин.

Югалучыны эзләргә автотранспорт предприятиесе, хәрби комиссариат, туган як тарихы музее хезмәткәрләре, яшьгвардиячеләр ярдәм иткән. Коткаручылар, полиция хезмәткәрдләре эзләүне дәвам итә. Әбине күрүчеләр булса, безгә хәбәр итсеннәр иде, табучыга бүләк тә бар, диләр полиция бүлекчәсенедә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән Проблема бар водолазлар югалган кеше