Югалган кешене водолазлар белән эзләделәр
Чирмешәндә инде бер атна элек үк югалган пенсионер әбине эзлиләр. Моңа район үзәге оешмаларыннан булышучылар да җәлеп иткәннәр, тик югалучы һаман табылмаган.
Чирмешәннең Дзержинский урамындагы 13нче йортта яшәүче 78 яшьлек Раиса Николаевна Кабанова 13 август көнне, кичке 6да өеннән чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Әбинең хәтере начар. Аның өстендә...