Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Урманасты Үтәмештә яшәүче баланың бернинди документы юк

21 гасырда бернинди документсыз яшәүче бала бар дисәләр, моңа ышанмаслар да. Ә менә Урманасты Үтәмештә бер баланың шәхесен раслаучы документы юк. Әти-әнисенең моңа эче дә пошмый, берсеннән-берсе кечкенә (5 һәм 7 яшьлек, 2 айлык) балалары уйларына да керми, кәеф-сафа корып көн үткәрәләр. Әти кеше үзе дә инде ничә ел пропискасыз...

21 гасырда бернинди документсыз яшәүче бала бар дисәләр, моңа ышанмаслар да. Ә менә Урманасты Үтәмештә бер баланың шәхесен раслаучы документы юк.

Әти-әнисенең моңа эче дә пошмый, берсеннән-берсе кечкенә (5 һәм 7 яшьлек, 2 айлык) балалары уйларына да керми, кәеф-сафа корып көн үткәрәләр. Әти кеше үзе дә инде ничә ел пропискасыз яши. Әнисе башка районда теркәлгән, туу турында таныклык артыннан еракка йөриселәре килми. Шуңа дәүләттән бирелә торган ярдәмне дә ала алалмыйлар.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышына әлеге әти белән әни чакырылса да, баланы калдырырга урын юкны сәбәп итеп, әни кеше килмәгән. Комиссия членнары бу парны наркологик диспансерга эчкечелектән дәваланырга җибәрергә дигән карар чыгарды. Әни кешегә штраф салынса, әти кешегә кисәтү белән чикләнделәр.
Яңа Элмәледән А. (әни кеше) инде берничә ай яшүсмер кызын язмыш кочагына ташлаган. Кыз бала туганнарында, танышларында яшәргә мәҗбүр. Әнисе комиссия утырышына да килмәгән.
Комендант сәгатендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган яшүсмерләр турында күп язсак та, кайберәүләр моннан сабак алмый. Иске Элмәледән Л. тиешле вакытта өенә кайтмаган, әле җәмәгать урынында спиртлы эчемлекләр дә кулланган.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы Урманасты Үтәмеш