Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Ульяновка янында машиналар бәрелешкән, имгәнүчеләр бар (ФОТО)

Ульяновка авылы янындагы юл һәлакәтендә ике райондашыбыз зыян күргән, аларны Әлмәткә, больницага озатканнар. Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, юл казасы иртәнге тугызларда була. Нурлат ягыннан килүче "Форд Фокус" автомашинасы, каршы юлга чыгып, "Нива" машинасын бәрдерә. -"Иномарка" йөртүчесе "обгон"га чыга, тик алдагы машинаны узарга өлгерә алмыйча, үз юлына басарга була, тик...

Ульяновка авылы янындагы юл һәлакәтендә ике райондашыбыз зыян күргән, аларны Әлмәткә, больницага озатканнар.

Районның ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, юл казасы иртәнге тугызларда була. Нурлат ягыннан килүче "Форд Фокус" автомашинасы, каршы юлга чыгып, "Нива" машинасын бәрдерә.

-"Иномарка" йөртүчесе "обгон"га чыга, тик алдагы машинаны узарга өлгерә алмыйча, үз юлына басарга була, тик буталып, каршы юлга эләгә һәм юл-транспорт һәлакәте ясый. Бәрдерелгән "Нива"ның йөртүчесе һәм хатын-кыз пассажиры (Яңа Элмәле кешеләре) имгәнүләр алган, алар больницада. Күрүчеләр әйтүенчә, "Форд" бик кызу барган, ә бу урын - тизлек чикләү юл билгесе һәм аварияләрнең күплеге хакында искәртүче мәгълүмати билге - знак куелган участок, - ди районның ЮХИДИ инспекторы Рәмис Шәкүров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined дтп авария Ульяновка имгәнүчеләр бар янында машиналар бәрелешкән ДТП в Черемшане