Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Тәмәке тартмагыз, кызлар!

Элек ир-атлар гына тәмәке пыскыта иде. Хәзер сигарет тоткан яшь кызларны да очратырга мөмкин. Булачак әниләр агу суыруларыннан оялмыйлар да. Узып баручы кечкенә кыз әнисеннән: "Бу апа нигә тәмәке тарта?" - дип сорый. Билгеле инде, кайгыртучан ана бу гадәтнең бик ямьсез һәм зарарлы булуын аңлатып бирә. Ә үзе тәмәке тартучы...

Элек ир-атлар гына тәмәке пыскыта иде. Хәзер сигарет тоткан яшь кызларны да очратырга мөмкин. Булачак әниләр агу суыруларыннан оялмыйлар да.

Узып баручы кечкенә кыз әнисеннән: "Бу апа нигә тәмәке тарта?" - дип сорый. Билгеле инде, кайгыртучан ана бу гадәтнең бик ямьсез һәм зарарлы булуын аңлатып бирә. Ә үзе тәмәке тартучы хатын-кыз баласына нәрсә әйтер? Үсә башлагач бала аңлар, шул вакытта ул әнисеннән оялыр яки үзе дә тәмәкегә үрелер. Мондый гаиләдәге бала инде гаражлар артына качып тартмас, әти-әнисе алдында ук тәмәке көйрәтер. Начар үрнәк тиз йога бит.
Әниләре тартмаучы кызларны бу гадәткә нәрсә этәрә? Начар компанияме, өлкән булып күренергә тырышумы, әллә башка сәбәпләрме?
Үз киләчәгегез, туачак балаларыгыз хакына тәмәке тартмагыз, кызлар!
Айгөл Шакирҗанова,
Чирмешән лицее укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан