Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Тикшерү зыян итми

Районда 5 наркоман исәптә тора, шуларның 2се - токсикоман. Төрле химик матдәләр иснәп, исереп йөрүчеләр - 25 яшькә кадәрге яшь кешеләр. Болары - исәпкә куелганнары, мондый афәткә, начар йогынтыга бирелгәннәр районда тагын да булырга мөмкин, чөнки шәһәрләрдән спайслар, челем катнашмалары алып кайтулары сизелә, ә тестлар аларны күрсәтми. 2012нче елда 285...

Районда 5 наркоман исәптә тора, шуларның 2се - токсикоман. Төрле химик матдәләр иснәп, исереп йөрүчеләр - 25 яшькә кадәрге яшь кешеләр.


Болары - исәпкә куелганнары, мондый афәткә, начар йогынтыга бирелгәннәр районда тагын да булырга мөмкин, чөнки шәһәрләрдән спайслар, челем катнашмалары алып кайтулары сизелә, ә тестлар аларны күрсәтми.

2012нче елда 285 өлкән класс укучыларына наркотик һәм психотроп матдәләр куллану-кулланмауларын ачыклау өчен тест үткәрелгән.

106нчы һөнәр училищесының йөз курсанты һәм 9-11 класста белем алучы 185 укучы арасында үткәрелгән тест, бәхеткә, уңай нәтиҗә күрсәтмәгән. Мондый медицина тикшерүләрен, алдан хәбәр итмичә, белем йортларына медицина белгечләре үзләре килеп оештыра.

Тестлауга бөтен укучылар да җәлеп ителми, бары сайлап алып һәм, билгеле, шикле укучыларны тикшерәләр.

Наркотикларга каршы район комиссиясенең чираттагы утырышында бу золымның зыяны турында да сүз барды, 2013 елга эш планы кабул ителде һәм төрле чаралар өчен җаваплы кешеләр билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined наркотик һәм психотроп матдәләр кулланукулланмауларын ачыклау