Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Түбән Кармалкадан һәм Кара Чишмәдән ата-аналы балаларны приютка озаттылар

Инде 5 тапкыр җинаять кылган (урлашкан) яшүсмернең, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышында әллә ни борчылганы сизелмәсә дә, Г.ның әнисенә "ашыгыч ярдәм" чакыртырга туры килде. Кеше малына кызыгучы егет, бәлки, шуннан соң үзенең ялгышын, әти-әнисенә нинди кайгы, авырлыклар китерүен аңлар. Карап торышка бик мөлаем кеше. Үзенең бу адымга ник баруын...

Инде 5 тапкыр җинаять кылган (урлашкан) яшүсмернең, балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышында әллә ни борчылганы сизелмәсә дә, Г.ның әнисенә "ашыгыч ярдәм" чакыртырга туры килде.

Кеше малына кызыгучы егет, бәлки, шуннан соң үзенең ялгышын, әти-әнисенә нинди кайгы, авырлыклар китерүен аңлар. Карап торышка бик мөлаем кеше. Үзенең бу адымга ник баруын аңлатып та бирә алмый. Улының бу эше өчен әнисенә штраф түләргә туры килә. Әле бу җинаять өчен тагын җәза биреләчәк.
Кеше машинасында җилдерергә теләгән яшүсмерләрне дә тиз эләктерәләр. Бу җинаятьне кылучы, кадет мәктәп-интернатында укучы өч егетнең икесе комиссия каршына беренче тапкыр гына басулары түгел. Бу утырышта штраф кына салынса, суд җәзаның кырысрагын билгеләр.
Түбән Кармалка авылыннан, тәртипсез тормыш рәвеше алып баручы ир белән хатын балаларының балалар йортына озатылуында никтер комиссия членнарын гаепли. Балалар дәүләт карамагында 6 ай булачак. Дөрес, бу әти белән әнигә аңга килергә вакыт бар. Ә инде төзәлмәсәләр, алар кызлары белән бөтенләйгә хушлашачак.
Кара Чишмәдән 20 яше дә тулмаган А.ның ике баласын приютка озатканнар. Эчкече ананың моңа артык эче дә пошмый, ул комиссия утырышына да килмәгән, аның кайда икәнен үз әнисе дә белми. Ә әби кеше оныклары өчен бик кайгыра, аларны опекага алырга тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кара Чишмә комиссияләр приют Түбән Кармалкадан