Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Шешминканы чүп – чардан кем чистартыр?

Шешминкага бардык. Анда яшәүчеләр газетага язганнар дип гаеп итмәсеннәр, әмма авыл безне пычраклыгы белән таң калдырды. Ерак төбәкләрдән йөреп кайткач, без андагы хәлләргә шаккатып, районыбыздагы чисталыкны, авылларыбызның матурлыгын мактап язарга яратабыз. Иске агач йортлар, алабута һәм кычыткан арасындагы хуҗасыз өйләр, гомердә дә буяу күрмәгән авыш коймалар, ташландык фермалар, чәчелмәгән кырлар......

Шешминкага бардык. Анда яшәүчеләр газетага язганнар дип гаеп итмәсеннәр, әмма авыл безне пычраклыгы белән таң калдырды.


Ерак төбәкләрдән йөреп кайткач, без андагы хәлләргә шаккатып, районыбыздагы чисталыкны, авылларыбызның матурлыгын мактап язарга яратабыз.

Иске агач йортлар, алабута һәм кычыткан арасындагы хуҗасыз өйләр, гомердә дә буяу күрмәгән авыш коймалар, ташландык фермалар, чәчелмәгән кырлар... Һәм бу кайдадыр түгел, үзебезнең районда, Шешминкада!..

Авыл яшеллеккә күмелеп утыра, чүп үләне арасында ике күрше бер-берсенең йортын күрә алмыйдыр, мөгаен.

Урамнарда төзелеш материаллары, утын, тимер-томыр, гамәлдән чыгарылган техника бихисап.

Әйе, монда да "өмәләр үткәрәбез", диделәр. Ләкин, нишләптер, аларның нәтиҗәсе генә бик күренми. Аннан соң бюджет хезмәткәрләре генә бөтен авылны чистартып та бетерә алмыйдыр. Һәркем үз тирәсен генә җыештыра, пөхтәли аладыр бит. Дөрес, авылда йорт тирәләрен тәртиптә, чисталыкта тотучы хуҗалар да юк түгел. Татьяна һәм Владимир Царуклар, Марина һәм Андрей Мыновлар, Антонида һәм Сергей Небылицыннар, Зоя һәм Николай Домрачевлар, Александра Королькова һәм башка кайберәүләр шундыйлардан.

Татьяна һәм Владимир Царукларның бакчаларында, бакча тирәсендә бер чүп үләне күренми. Хуҗабикә төрледән-төрле чәчәкләр дә үстерә. Йорт тирәсендә чисталык хөкем сөрә.

"Чисталык, матурлык кеше өчен түгел, үзебез өчен,- ди Татьяна. - Минемчә, һәр кеше үз йорт тирәсен булса да җыештырса, авыл мондый хәлгә калмас иде".

Хак сүзләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined