Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә газ санагычларын тикшерәләр

Авылларда газ "счетчиклары"н тикшереп йөриләр. Кайбер йортларда аларны яңаларга да алмаштырталар икән. Бу эшнең берәр тәртибе бардыр бит. Марат. Чирмешән. Әлеге сорауга район газ хезмәте начальнигы Анотолий Федоровский җавап бирде: -Газ санагычларының паспорты буенча, әлеге җиһазлар биш, сигез, ун ел саен тикшерелергә тиеш. Чөнки билгеле бер вакыттан соң пластмасса шестеренкалар...

Авылларда газ "счетчиклары"н тикшереп йөриләр. Кайбер йортларда аларны яңаларга да алмаштырталар икән. Бу эшнең берәр тәртибе бардыр бит.

Марат.

Чирмешән.


Әлеге сорауга район газ хезмәте начальнигы Анотолий Федоровский җавап бирде:

-Газ санагычларының паспорты буенча, әлеге җиһазлар биш, сигез, ун ел саен тикшерелергә тиеш. Чөнки билгеле бер вакыттан соң пластмасса шестеренкалар таушалып, прибор сафтан чыгарга мөмкин. Я ул дөрес санамый башлый, тыгыла, я пыяласы чатный. Ә кайберәүләр, газ урлау максаты белән, санагычны тишеп, бораулап эштән чыгаралар.

"Счетчиклар"ны тикшерү срогы компьютердагы базада саклана. Шуннан карап, вакыты җиткәч, без абонентларга тикшерү хакында язма рәвештә бер атна алдан хәбәр бирәбез. Санагычларны Лениногорскидан килгән махсус бригада урында ук карый. Аның өчен 900 сум түлисе, әгәр дә "счетчик" гамәлгә яраксыз булса, 200 сум гына түлисе, тик бу очракта җиһазны 3 көн эчендә яңага алмаштырырга туры киләчәк. Бүген кибетләрдә әлеге прибор 1400-1500 сумнар чамасы тора. Ә аны алмаштыру өчен 600 сум түләргә туры килә.

Әгәр дә абонент газ санагычын тикшертүдән баш тартса, я алмаштырмаса, абонентны газ өчен норматив буенча (торакның мәйданы һәм анда яшәүчеләр санына нигезләнеп) түләтә торган итәбез. Ә бу кыйммәткә төшә.

Районда 8600 абонент газ өчен санагычлар күрсәткечләре буенча түли. Без быел шулкадәр җайланманың 400ен тикшерергә тиеш. Әлегә каралган 100 санагычның 20ләбе гамәлгә яраксыз, аларны алмаштырырга кирәк. Ә киләсе елда 1200 санагычны тикшерергә планлаштырабыз.

Санагычларны тикшерү турында хәбәр алган якташларыбыз да билгеләнгән көнне өйдә булырга тырышсын иде. Каядыр барырга җыенсалар, газ хезмәтенә 2-29-85 номерына, я 8-937-526-98-08 номеры белән кесә телефоныннан шалтыратсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Сорауҗавап

2
X