Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Үләт базларын яңадан төзергә кирәк

Быел авыл җирлекләренә үләт базларын тәртипкә китерү өчен республика бюджетыннан 652 мең 350 сум акча бүлеп бирелгән. Район территориясендә 22 үләт базы бар (өчесе себер язвасыннан үлгән терлекләр өчен, алар санитар таләпләргә туры китереп ябылган да). Ләкин аларның кайберләрен, тулу һәм санитар таләпләргә җавап бирмәү сәбәпле, ябу, яңаларын төзү таләп...

Быел авыл җирлекләренә үләт базларын тәртипкә китерү өчен республика бюджетыннан 652 мең 350 сум акча бүлеп бирелгән.


Район территориясендә 22 үләт базы бар (өчесе себер язвасыннан үлгән терлекләр өчен, алар санитар таләпләргә туры китереп ябылган да).

Ләкин аларның кайберләрен, тулу һәм санитар таләпләргә җавап бирмәү сәбәпле, ябу, яңаларын төзү таләп ителә.

Әккәрәйдә, Керкәледә, Мордва Афонькәсендә, Түбән Кәминкәдә, Иске Элмәледә, Яңа Элмәледә, Ульяновкада, Туймәттә, Иске Үтәмештә бу проблеманы тиз чишәргә кирәк.

Соңгы вакытта мал үләксәләрен җир өстенә ташлап калдыру очраклары күзәтелә. Ә алар һаваны пычрата, инфекция чыганагы булып тора.

Бар җирдә дә начар түгел. Соңгы елларда Лашманда, Кече Чегодайда, Бәркәтәдә төзелгән биотермик базлар зооветеринария таләпләренә җавап бирә. Яңа Кади, Лагерка, Түбән Кармалкадагы үләт базлары да яхшы хәлдә.

Киләсе елдан биотермик базлар авыл җирлеге карамагына тапшырылачак, киләчәктә аларны тоту, карап тору өчен финанслау да планлаштырыла.

Таһир Гыйниятуллин,
район ветберләшмәсе начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined үләт базларын тәртипкә китерү