Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Комиссия килгәч соң була

Шушы көннәрдә муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия утырышында 7 эш каралды һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозган кайбер йорт хуҗаларына икешәр мең сум штраф салынды. "Административ комиссия ел дәвамында район авылларына рейдка чыга һәм чисталыкның торышын бәяли", - ди әлеге комиссия сәркатибе Зөлфия Әхмәтҗанова. Соңгы вакытта чисталык рейдлары Чирмешәндә һәм...

Шушы көннәрдә муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия утырышында 7 эш каралды һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозган кайбер йорт хуҗаларына икешәр мең сум штраф салынды.


"Административ комиссия ел дәвамында район авылларына рейдка чыга һәм чисталыкның торышын бәяли", - ди әлеге комиссия сәркатибе Зөлфия Әхмәтҗанова.

Соңгы вакытта чисталык рейдлары Чирмешәндә һәм Күтәмәдә оештырылган. Бүген урамнардагы чүп-чар әле кар катламы астында, тик кайбер өйләр алдында төзелеш материаллары таралып ята.

"Билгеле, төзелеш алып барган кеше материалларын да кайтара.Әмма аларны урамда саклар өчен авыл җирлеге Советыннан билгеле бер вакытка рөхсәт кәгазе алырга кирәк. Бу очракта беркетмә төзелми, штраф та салынмый", - ди Зөлфия Шакир кызы.

Сүз уңаеннан, быел 15 апрельдән 15 июньгә кадәр районда санитар- экологик икеайлык үткәреләчәк, бу вакытта гомумрайон өмәләре оештырып, торак пунктларны күмәк көч белән чүп - чардан арындыру күздә тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined чисталык – үзебез өчен