Чисталык – үзебез өчен тег белән яңалыклар
-
Чирмешән урамнарында контейнерлар булмаячак
Инде бер ай чамасы район үзәгенең көнчыгыш өлешендә каты көнкүреш калдыкларын капчыкларда җыялар. Халык бу яңалыкка акрынлап күнегә, - ди "Чирмешән районы коммуналь челтәрләре" җәмгыяте директоры Рәфыйк Хәйдаров. - Безнең транспорт капчыклардагы чүп-чарны атнага ике тапкыр: дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрне җыя. Тик кайберәүләр ул капчыкларны теләсә кайсы көнне урамга чыгарып...
-
Контейнерга шифер тутыралар
Чирмешәндә каты көнкүреш калдыклары өчен куелган контейнерларга шифер, агач, зур-зур савытлар, тирес тә тутыралар. Болай ярамау турында кат-кат кисәтүләргә исләре дә китмәүчеләр Бакча урамының көнбатышында, Элемтәчеләр һәм Төньяк урамнарында шактый. Берничә контейнер янында зур габаритлы төзелеш калдыклары кайчак тау-тау өелеп ята. Коммуналь хезмәтнең махсус машиналары аларны ташып өлгерә алмый. -...
-
Җәза кырыс
Яшәгән урында, әйләнә-тирәбездә тәртип һәм чисталык булдыру иң элек үзебез өчен кирәк. Дөрес, чиста, матур җирне кунакларга күрсәтү дә күңелле, йөз кызармый. Безнең Бәркәтә авылында шундый үрнәк йортлар аз түгел. Ленин урамында яшәүче Минсәгыйть Мөхәммәтҗанов, Мингали Котбиев, Наҗия Мостафина, Дания Хәйретдиноваларның йорт тирәләрендә, бакчаларында да чәчәкләр үсә, бөтен урамга ямь...
-
Күршеләрдән үрнәк алыйк
Чирмешәндә Газовая һәм Овражная урамнары арасындагы ерганак чүплеккә әверелгән. Кыш буе бакча башларына чүп-чар ташлаган берничә йорт хуҗасына карата экологлар беркетмә дә төзеп киткән. Хәзер инде штраф түләргә туры киләчәк - кимендә ике мең сум. Авылларыбызда халык бу көннәрдә җиң сызганып өй тирәләрен җыештыра. Кеше кулы тигән урыннар яхшы ук...
-
Кеше хезмәтен хөрмәт итик
Җир кардан ачылу белән әле анда, әле монда, юл буйларында чүп-чар: төрле шешәләр, буш пакетлар калкып чыкты. Боларны ташлаучылар без - кешеләр үзебез бит! Аннан соң чисталык айлыклары игълан итеп, өмәләр үткәреп, үзебез үк шуны җыябыз. Таратмасак, чүп-чарны теләсә кая ташламасак, җыештырасы да булмас иде. Дөрес, күп очракта, чүпләүчеләр үзләре...
-
Комиссия килгәч соң була
Шушы көннәрдә муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия утырышында 7 эш каралды һәм төзекләндерү кагыйдәләрен бозган кайбер йорт хуҗаларына икешәр мең сум штраф салынды. "Административ комиссия ел дәвамында район авылларына рейдка чыга һәм чисталыкның торышын бәяли", - ди әлеге комиссия сәркатибе Зөлфия Әхмәтҗанова. Соңгы вакытта чисталык рейдлары Чирмешәндә һәм...
-
Караватның урыны контейнерда түгел
Район үзәгендә яшәүчеләр арасында, контейнерларга төзелеш калдыклары, агач ботаклары, яшелчә сабаклары салырга ярамый, дип даими аңлатулар алып барылуына карамастан, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар кимеми. - Кисәтүләрнең нәтиҗәсе булмады, хәзер контейнер мәйданчыкларын чүп оясына әверелдергән әлеге гражданнарга 2 -3,5 мең сум күләмендә штраф салабыз, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Наил...
-
Буш йортларга кем хуҗа?
"Иң төзек торак пункт" исемле район бәйгесе ахырына якынлашып килә. Комиссия Түбән Кәминкә һәм Кара Чишмә авылларында да булды. Барлык урамнарын карап чыккач, чисталыкны уңай бәяләделәр. Ике авылны да төзек йортлар бизи, урамнарында чүп үләннәре чабылган, күпчелек йортлар каршында аллы-гөлле чәчәкләр үсә. Тик буш йортлар гына бу күренешне бераз бозып...
-
“Белмәдек” дип акланмыйк
Муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышында чирмешәндә яшәүче 11 кешенең административ эше каралган. Торак пунктта төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен аларга тулаем 35 мең сум күләмендә штраф салганнар. Комиссия сәркәтибе Зөлфия Әхмәтҗанова әйтүенчә, кайберәүләр "без белмәдек", "кисәтү ясамыйча да, штраф салалар" дип ачуланалар. Әмма торак пунктта төзекләндерү кагыйдәләре...