Караватның урыны контейнерда түгел
Район үзәгендә яшәүчеләр арасында, контейнерларга төзелеш калдыклары, агач ботаклары, яшелчә сабаклары салырга ярамый, дип даими аңлатулар алып барылуына карамастан, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар кимеми. - Кисәтүләрнең нәтиҗәсе булмады, хәзер контейнер мәйданчыкларын чүп оясына әверелдергән әлеге гражданнарга 2 -3,5 мең сум күләмендә штраф салабыз, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Наил...
Район үзәгендә яшәүчеләр арасында, контейнерларга төзелеш калдыклары, агач ботаклары, яшелчә сабаклары салырга ярамый, дип даими аңлатулар алып барылуына карамастан, төзекләндерү кагыйдәләрен бозучылар кимеми.
- Кисәтүләрнең нәтиҗәсе булмады, хәзер контейнер мәйданчыкларын чүп оясына әверелдергән әлеге гражданнарга 2 -3,5 мең сум күләмендә штраф салабыз, - ди муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Сабиров.
Чынлап та, халык йортын, бакчасын чистартуга зур әһәмият бирсә дә, авылдагы тәртип өчен борчылмый.
Шундыйларның ваемсызлыгы аркасында Чирмешәннең үзәгендә - элеккеге базар мәйданында, валда һәм тагын берничә урында зур чүп өемнәре үсеп чыккан. Урамнардагы контейнер тирәләрен әйтәсе дә юк, аларның кайберләре ботаклар, бәрәңге сабаклары белән бөтенләй күмелгән. К.Маркс урамындагы контейнер мәйданчыгына хәтта карават та чыгарып ташлаганнар. "Әйдә, өмәгә чыгучылар төяп алырлар әле", - дигәндер әлеге карават хуҗасы. Югыйсә, һәркем үз тирә - ягын җыештырып йөрсә, төзелеш калдыкларын, зур чүпләрен Солдат карьерындагы чүплеккә чыгарса, кешеләрне төп эшләреннән аерып өмәләргә йөртү дә азаер иде.
Матур, чиста урамнар күзләрне иркәли, берәүнең дә чүп оясында яшисе килми. Башкаларны да артык мәшәкатькә салучы, торган зур йортыбыз, - Чирмешәнебезне чүплеккә әйләндерүчеләргә дә оялырга вакыттыр инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев