Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Ике санны – бергә, анысын да соңга калдырып

Узган атнада район газетасының чәршәмбе һәм җомга саннарын безгә, Кояшлы урамында яшәүчеләргә шимбә көнне генә китерделәр. Бу атнаның чәршәмбе газетасын да вакытында алмадык. Мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде. Район үзәгендә торабыз ләбаса. Безне генә түгел, Бакча урамында яшәүчеләрне дә бу проблема нык борчый башлады. Чирмешәннең Кояшлы урамы халык....

Узган атнада район газетасының чәршәмбе һәм җомга саннарын безгә, Кояшлы урамында яшәүчеләргә шимбә көнне генә китерделәр. Бу атнаның чәршәмбе газетасын да вакытында алмадык. Мондый хәлнең беркайчан да булганы юк иде. Район үзәгендә торабыз ләбаса. Безне генә түгел, Бакча урамында яшәүчеләрне дә бу проблема нык борчый башлады.
Чирмешәннең Кояшлы урамы халык.

Әлеге уңайдан район почта элемтәсе участогы җитәкчесе Любовь Фәтхетдиновадан түбәндәге җавапны алдык:
-Әйе, узган атнада андый хәл булды. Беренчедән, хат ташучыларга чәршәмбе көнне чираттан тыш ял бирделәр. Аннан сон инде, бер почтальоныбыз отпускыда. Аның участогында башка хезмәткәрләребез газета - журналлар тараталар. Алар өлгерә алмаганнар. Почта килмәгән очракта райондашларыбызга туры миңа, 2 - 26 - 46 номеры буенча шалтыратуларын сорыйм , һәр очракны аерым тикшерербез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы почта