Бәркәтә элемтә бүлекчәсеннән бервакытта да кеше өзелми. Кайчан гына кермә, Әлфия белән Ирина һәрберсен ачык йөз белән каршы алалар, сөйләшәләр, ярдәм итәләр.
Хат ташучы хезмәте элек-электән авыл халкы өчен бик мөһим һәм кирәкле булды. Тышта кармы-яңгырмы, ул юлда, авылдашларына газета-журналлар, хатлар таратырга ашыга. Юкса, хезмәтенә дә бик күп түләмиләр, эшен...