Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Этләрдән коткарыгыз

Кыш көне хуҗасыз этләр саны арта. Иртән балаларны мәктәпкә чыгарып җибәрергә дә куркабыз. Этләр балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә ташланалар. Чүп контейнерлары янына да якын килеп булмый, этләр җыелган була. Элек аларны атып юк итәләр иде. Нишләп соң хәзер бернинди дә чара күрелми? Редакциягә килгән хаттан. Чирмешәндә этләрнең артык күбәеп...

Кыш көне хуҗасыз этләр саны арта. Иртән балаларны мәктәпкә чыгарып җибәрергә дә куркабыз. Этләр балаларга гына түгел, өлкәннәргә дә ташланалар. Чүп контейнерлары янына да якын килеп булмый, этләр җыелган була. Элек аларны атып юк итәләр иде. Нишләп соң хәзер бернинди дә чара күрелми?

Редакциягә килгән хаттан.


Чирмешәндә этләрнең артык күбәеп китүе хакында район прокуратурасына да мөрәҗәгать итүчеләр булган.

"Закон буенча, торак пунктлар эчендә этләрне ату тыела,- ди район прокуроры Рим Сөнгатуллин. - Җирле үзидарә органнары этләрне тотарга тиешләр".

Кызганыч, аннары этләрне нишләтергә? Конкрет тәкъдим юк.

Бу проблема уңаеннан, без Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиевага да мөрәҗәгать иттек. "Әлеге хәл ел саен кабатланып тора, ул бик катлаулы. Этләргә каршы, мөмкинлекләребездән чыгып, чаралар күрәбез. Нигездә, агу куеп чыгабыз. Шулай иткәч, узган елны этләр саны күпкә кимеде. Әмма, соңыннан "Минем этне агулагансыз", дип дәгъва белдерүчеләр дә булды. Хуҗалы эт бәйдә торырга, кешеләрне куркытып йөрмәскә тиеш",- диде Светлана Сарыйм кызы.

Район үзәк больницасы мәгълүматларына караганда, 2012нче елны районда 52 кешене эт тешләгән.

"Быел да этләрдән зыян күреп, ярдәм сорап инде дүрт кеше мөрәҗәгать итте,- ди район үзәк больницасы эпидемиологы Альмира Минһаҗева. - Эт тешләгән очракта, хәтта тырналу булса да, тиз арада район үзәк больницасының хирургия кабинетына килеп, врачка күренергә кирәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined хуҗасыз этләр саны арта