Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәннең кайбер кибетләре срогы чыккан товар сата

Агымдагы елның узган дүрт аенда кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә, кибеттә саклау срогы чыккан азык - төлек сатуларына шикаять белдереп, ике райондашыбыз мөрәҗәгать иткән. Әлеге фактлар буенча бүлек белгечләре тикшерү уздырганнар, гаризаларда күрсәтелгән кибетләрдә срогы чыккан товарның булуы расланган. -Кулланучыларга мөрәҗәгать итеп, сәүдә үзәкләреннән һәм базардан әйбер сатып алганда азык-төлекнең, аеруча...

Агымдагы елның узган дүрт аенда кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә, кибеттә саклау срогы чыккан азык - төлек сатуларына шикаять белдереп, ике райондашыбыз мөрәҗәгать иткән.

Әлеге фактлар буенча бүлек белгечләре тикшерү уздырганнар, гаризаларда күрсәтелгән кибетләрдә срогы чыккан товарның булуы расланган.
-Кулланучыларга мөрәҗәгать итеп, сәүдә үзәкләреннән һәм базардан әйбер сатып алганда азык-төлекнең, аеруча сөт, казылык, кондитер продукциянең, яраклылык срогына, кайда, кайчан җитештерелгәнлегенә игътибар бирергә киңәш итәм, - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама бүлеге әйдәүче белгече Лилия Мортазина. - Әгәр дә инде саклану срогы чыккан товар сатып алдыгыз икән, аны кире кайтарырга хокукыгыз бар, сатучы товарны алмаштырырга яки акчаны кире кайтарырга тиеш. Шундый кагыйдә бозуларга юлыккан кешеләр безгә мөрәҗәгать итсеннәр иде. Гариза планнан тыш тикшерү өчен нигез булып тора.
Яраклылык срогы чыккан товар саткан өчен административ штраф та салына, шулай ук вазифаи затларны (кибет директорларын һәм мөдирләрен) бер елга кадәр квалификациядән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.
-Яз - җәй айларында сатып алучылар аеруча уяу булырга тиеш, - ди Лилия Мортазина.- Бигрәк тә тиз бозылучы азык - төлек сатып алганда. Бәхәсле хәлләр килеп чыккан очракта райондашларыбыз безнең бүлеккә (Чирмешән, Совет урамы 32нче йорт, 12 кабинет) мөрәҗәгать итә алалар яисә 2 - 23 - 80 (Чирмешән), 8 (8555) 36 - 63 -76 (Түбән Кама) телефоннары буеча шалтыратырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы кибет срогы чыккан товар