Чирмешәннең кайбер кибетләре срогы чыккан товар сата
Агымдагы елның узган дүрт аенда кулланучылар хокукларын яклау бүлегенә, кибеттә саклау срогы чыккан азык - төлек сатуларына шикаять белдереп, ике райондашыбыз мөрәҗәгать иткән.
Әлеге фактлар буенча бүлек белгечләре тикшерү уздырганнар, гаризаларда күрсәтелгән кибетләрдә срогы чыккан товарның булуы расланган.
-Кулланучыларга мөрәҗәгать итеп, сәүдә үзәкләреннән һәм базардан әйбер сатып алганда азык-төлекнең, аеруча...