Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәнлеләр дә дәгъва белдерә

Чирмешәндә күп квартиралы йортлар түбәсеннән кар чистартылмый. Тротуарлардан йөреп булмый, кар күп. Январь башында безнең районнан "Халык контроле" бүлегендә менә шундый дәгъвалар теркәлгән. Алар, нигездә, хәл ителгән инде. -Район үзәгендә күп квартиралы йортларның түбәләреннән кар чистартуны, махсус техникабыз булмаса да, мөмкинлекләребездән чыгып, вакытында оештырырга тырышабыз,- ди "Чирмешән" торак-милекчеләре ширкәте идарәсе...

Чирмешәндә күп квартиралы йортлар түбәсеннән кар чистартылмый. Тротуарлардан йөреп булмый, кар күп.

Январь башында безнең районнан "Халык контроле" бүлегендә менә шундый дәгъвалар теркәлгән. Алар, нигездә, хәл ителгән инде.
-Район үзәгендә күп квартиралы йортларның түбәләреннән кар чистартуны, махсус техникабыз булмаса да, мөмкинлекләребездән чыгып, вакытында оештырырга тырышабыз,- ди "Чирмешән" торак-милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Мәсхүт Хөсәенов. - Форсаттан файдаланып, чирмешәнлеләрне кисәтәсе дә килә. Кар явып тора, ул түбәләргә дә бик тиз җыела. Без аны чистартып өлгерә алмыйбыз. Шуңа күрә ияләре машиналарын йортларга якын куймасыннар иде. Түбәдән кар төшеп, зыян китерергә мөмкин. Шулай ук балаларны да игътибарсыз калдырмаска кирәк.
Сүз уңаеннан, подъезд алларын йортта яшәүчеләр үзләре кардан чистартырга тиеш. Ә инде йорт территорияләрен юлчылар, сүз тыңлап кына, чистартып чыгалар.
2014 елны uslugi.ru сайтындагы "Халык контроле" бүлегендә безнең районнан 21 дәгъва теркәлгән, гомумән, бирегә районнан 53 хат кергән.
"Халык контроле"нда чирмешәнлеләр еш кына район юлларына кагылышлы проблемаларны күтәрәләр, "юл билгеләре аз", дип тә зарланалар.
Һәр дәгъва тикшерелә. Һәм аларның күпчелеге уңай хәл ителә.
-"Халык контроле" бүлеге уңышлы эшли. Аның ярдәмендә байтак проблемалар уңай чишелде,- диде әлеге бүлекнең кураторы, кеше хокуклары буенча уполномоченные Сәрия Сабурская республиканың Министрлар кабинетында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә. - Һәр дәгъва контрольгә алына. Кайбер очракларда, проблеманы хәл итү өчен, без районнарга да барабыз.
Яңа елда "Халык контроле"нда яңа категорияләр дә барлыкка килә. Быел анда экстремизмга, коррупциягә һәм хезмәтне саклауга кагылышлы дәгъвалар да җибәрергә була.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан халык контроле

2
X