Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Проблема бар

Чирмешәндә югалган әбинең мәетен таптылар

Өеннән чыгып югалган пенсионерны бер атна эзләделәр. Моңа район үзәге оешмаларыннан булышучылар, хәтта водолазлар җәлеп итсәләр дә, югалучыны озак таба алмадылар. Эзләүчеләр бары кичә генә Раиса Кабанованың мәетенә юлыкканнар. Чирмешәннең Дзержинский урамындагы 13нче йортта яшәүче 78 яшьлек пенсионер 13 август көнне, кичке 6да өеннән чыгып киткән. Аның хәтере начар була....

Өеннән чыгып югалган пенсионерны бер атна эзләделәр. Моңа район үзәге оешмаларыннан булышучылар, хәтта водолазлар җәлеп итсәләр дә, югалучыны озак таба алмадылар. Эзләүчеләр бары кичә генә Раиса Кабанованың мәетенә юлыкканнар.

Чирмешәннең Дзержинский урамындагы 13нче йортта яшәүче 78 яшьлек пенсионер 13 август көнне, кичке 6да өеннән чыгып киткән. Аның хәтере начар була.

-Чирмешән тирәсен, елга буйларын, карьерларны кат-кат "айкап" чыктык. Көймә белән Кирпеч заводына кадәр елга тирәләрен карадык, шикләнгән, тирәнрәк урыннарга хәтта водолазлар да төште, тик югалучыны озак таба алмадык, - ди "Россия" ЭЭМның "Чирмешән" бүлекчәсенең җинаятьләрне эзләү бүлеге начальнигы Илнар Җиһаншин.

Раиса Кабанованың мәетен кичә Чаллыдан эзләүче этләр белән килгән коткаручылар Чирмешән елгасы буеннан, сазлыклы урыннан табалар. Мәрхүмәнең якыннарына сабырлык телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Проблема бар ужасы әби югалган мәет таптылар